Job 22
Әлифазның өченче нотыгы
Син гөнаһкярләр таптаган борынгы юлны сайладыңмы?
1Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде: 2«Аллаһыга кеше берәр файда китерә алырмы?!Хәтта иң гакыллысыннан да Аңа ни файда?!
3Синең тәкъва булуың Кодрәт иясенә шатлыкмы?!
Синең тормыш юлың саф булудан Аңа ни файда?!
4Әллә Ул сине Үзеннән курыккан өчен шелтәли
һәм хөкемгә тарта дип уйлыйсыңмы?!
5Юк! Димәк, явызлыгың чиксез синең,
җинаятьләрең дә бихисап!
6Чөнки син кардәшләреңнән бер сәбәпсез рәһен ▼
▼ Рәһен – закладка калдырылган әйбер.
алдың,аларның соңгы киемен салдырдың;
7арыганнарга су эчермәдең,
ачларга икмәк бирмәдең.
8Көчле кеше генә җир били ала,
анда дәрәҗәле затлар гына яши, дип санадың син.
9Тол хатыннарны буш кул белән борып җибәрдең,
үксезләрне таянычсыз калдырдың.
10Шуңа күрә сине элмәк кыса бара,
көтелмәгән бәла котыңны ала.
11Сине караңгылык каплый бара, син һичнәрсә күрмисең,
ташкын сулар башыңнан каплап китә.
12Аллаһы күкләрдә, югарыда түгелмени?!
Башыңны күтәреп кара: йолдызлар ничек биек!
13Син исә әйтерсең: „Аллаһы нәрсә белсен?!
Куе караңгылык эченнән Ул ничек хөкем итсен?!
14Болытлар Аңа күрергә комачаулый,
күк гөмбәзе тирәли генә йөри Ул“.
15Син шулай гөнаһкярләр таптаган борынгы юлны сайладыңмы?
16Нигезен ташкын сулар агызып киткән йорт сыман,
дөньялыктан алар вакытыннан алда тартып алындылар.
17Аллаһыга алар: „Кит яныбыздан!
Кодрәт иясе безгә нәрсә эшли алсын соң?!“– дип әйтә иде.
18Ә бит аларның йортларын мал-мөлкәт белән Ул тутырган иде.
Шулай булгач, яманнарның мәкерләре ерак торсын миннән!
19Яманнарның һәлакәтен күреп, тәкъвалар сөенерләр,
гаепсезләр алардан мәсхәрәләп көләрләр:
20„Дошманнарыбыз юк ителде,
мал-мөлкәтләрен ут ялмап йотты“.
Аллаһы белән татулаш
21Аллаһы белән татулаш, тыныч яшә,шул чагында сиңа мул тормыш килер.
22Аның авызыннан чыккан үгет-нәсыйхәтне кабул ит,
Аның сүзләрен йөрәгеңә сал.
23Кодрәт иясенә кире кайтсаң, син янә күтәрелерсең.
Чатырыңны гаделсезлектән арындырсаң,
24алтыныңны – туфрак белән,
Офир алтынын елга чуерташы белән тиң күрсәң,
25шул чагында Кодрәт иясе булыр синең алтының,
көмеш хәзинәң дә Ул булыр.
26Шул чагында син Кодрәт иясеннән ләззәт алырсың,
йөзеңне Аллаһыга таба күтәрерсең.
27Аңа дога кылырсың да, Ул сине ишетер,
һәм син әйткән нәзереңне үтәрсең.
28Теләгән теләкләрең дә кабул булыр,
барыр юлларыңа яктылык иңәр.
29Рәнҗетелгән, егылган берәүне күреп: „Күтәрегез аны!“– диярсең,
һәм рухы төшкән ул адәмгә Аллаһы котылу бүләк итәр.
30Аллаһы хәтта гаеплене коткарыр –
синең саф-намуслы кулларың аңа котылу алып килер».
Copyright information for
TatIBT15