Job 23
Әюбнең сигезенче нотыгы
Аһ-зарларым әүвәлгечә ачы
1Җавабында Әюб болай диде: 2«Аһ-зарларым әүвәлгечә ачы,ыңгырашуымны тыярга тырышам.
3Аллаһыны кайдан табарга икәнлеген,
Аның торагына илтүче юлны белсәм икән –
4мин Аңа дәгъвамны сөйләп аңлатыр,
дәлилләремнең һәммәсен ачып салыр идем.
5Шунда Аның нәрсә дип җавап биргәнен ишетер,
Аның нәрсә әйткәнен аңлар идем.
6Үзенең бөек кодрәтендә минем белән хөкемләшеп торыр идеме Ул?!
Юк, минем сүзләремә колак салыр иде Ул!
7Шунда Аның белән гадел кеше буларак бәхәсләшә алыр,
Хөкемчем тарафыннан мәңгегә акланыр идем.
8Ләкин көнчыгышка юнәлсәм – Ул анда юк,
көнбатышка таба барсам – анда да очрата алмыйм.
9Төньякта берәр нәрсә эшләп йөриме – Аны күрмим,
көньякка юнәләме – сизми калам.
10Ләкин мин тоткан юлны белеп тора Ул,
сынаса сынасын – алтын кебек саф калырмын.
11Ул йөргән эзләрдән бардым мин,
гел тайпылмыйча Аның юлын тоттым,
12Аның авызыннан чыккан боерыклардан тайпылмадым,
сүзләрен йөрәгемдә сакладым ▼
▼ …сүзләрен йөрәгемдә сакладым. – Борынгы грек телендәге тәрҗемәгә нигезләнеп эшләнгән әлеге урынны «мин Аның сүзләрен икмәктән дә артыграк күреп, кадерләп сакладым» дип тә аңларга мөмкин.
.13Ул Үзе хәл итә икән, кем Аңа каршы килә алыр?!
Теләгәнен эшли Ул!
14Миңа каршы билгеләгәннәрен үтәр Ул –
андый уй-ниятләре Аның күптер.
15Шуңа күрә Аңардан котларым алынып тора,
бу хакта уйладым исә – тетрәнеп китәм.
16Аллаһы җанымны өшетә,
Кодрәт иясе куркуга сала мине.
17Әмма караңгылык та тыя алмас мине,
алдымда бар нәрсә караңгыга чумганда да, сүземне әйтми калмам.
Copyright information for
TatIBT15