Job 24
Яманнарның башбаштаклыгы
1Ни өчен Кодрәт иясе үч алу вакытын алдан билгеләми?Ни өчен Аллаһыны белүчеләр Аның шушы көннәрен алдан күрми?
2Кешеләр ызан ташларын күчереп куялар,
урлаган малларын җәйләүләрдә йөртәләр.
3Ятимнәрнең ишәген куып алып китәләр,
тол хатынның үгезен рәһенгә алып калалар.
4Фәкыйрь-юксылны юлдан читкә тибәрәләр,
барча ярлы-ябагайны качарга мәҗбүр итәләр.
5Фәкыйрьләр, ризык эзләп далада йөргән ишәкләр сыман,
көндәлек эшкә чыгалар,
һәм кысыр җир аларның үзләрен дә, балаларын да туендыра.
6Читләр басуында урак уралар,
яманнарның йөзем бакчасында калдык-постык җимешне чүплиләр.
7Аларның киеме юк дәрәҗәсендә, яланөс ятып йоклыйлар,
салкында ябыныр нәрсәләре юк.
8Тауларда яңгыр астында манма су булалар,
ышык эзләп, кыяларга сыеналар.
9Яман кеше атасыз ятимне ана күкрәгеннән тартып ала,
ярлы-ябагайдан бурычы өчен баласын алып кала.
10Мескен-бичаралар ялангач йөри – кияр киемнәре юк,
үзләре көлтә ташысалар да, ачлыктан интегәләр.
11Рәт-рәт булып үскән зәйтүн агачлары арасында май сыгалар,
таптап-изеп йөзем суы чыгаралар,
ә үзләре сусаудан интегәләр.
12Шәһәрдә – үлеп ятучылар ыңгыраша,
яралылар ярдәмгә чакыра,
ләкин Аллаһы аларның дога-гозерләренә игътибар итми.
13Нур яктысына каршы баш калкыткан,
яктылык юлын танымаган,
шуннан йөрмәгән бәндәләр бар.
14Фәкыйрь-юксылның җанын кыяр өчен,
кеше үтерүче иртә таңнан торып чыга,
ә төннәрен ул урлаша.
15Караңгы төшкәнне көтеп торган уйнашчы:
„Мине беркем дә күрми!“– дип, йөзен каплый.
16Талаучы төн караңгысында йорт диварын тишә,
ә көндезен үз өендә бикләнеп ята;
яктының ни икәнен дә белми ул.
17Дөм караңгылык алар өчен – таң яктысы,
зольмәт ▼
▼ Зольмәт – караңгылык.
дәһшәтләре – аларның дустыдыр.Яманнарны көткән хөкем
18Яман бәндә – су өстендәге күбек кенә,биләгән җире каргалган,
йөзем бакчасына илтүче юллары буп-буш аның.
19Корылык һәм эсселек кар суларын алып киткән сыман,
гөнаһлыларны да үлеләр аймагы шулай суырып алыр.
20Аларны ана карыны онытыр,
алар кортлар өчен азык булыр.
Алар турында кабат искә төшермәсләр –
хаксызлык, агач кебек, чабып ташланыр.
21Бала тапмаган кысыр хатынны җәберли алар,
толларга да рәхим-шәфкать күрсәтми.
22Әмма Аллаһы Үзенең куәте белән көчлеләрне читкә тибәрә;
әгәр Ул торып баса икән,
беркемнең үз язмышына ышанычы калмый.
23Кешегә Ул иминлек һәм таяныч бирә,
әмма йөргән юлларын гел күзәтеп тора.
24Бер мизгелгә күтәреләләр дә – шундук юкка чыгалар,
барча кешеләр кебек, авып, җиргә иңәләр,
башак кебек киселеп төшәләр.
25Әллә шулай түгелме? Кем мине ялганда фаш итә
һәм сүзләремне кире кага ала?»
Copyright information for
TatIBT15