Job 25
Билдадның өченче нотыгы
Хакимлек вә дәһшәт – Аңарда
1Шуахлы Билдад болай дип җавап бирде: 2«Хакимлек вә дәһшәт – Аңарда,Үзенең биеклегендә иминлек урнаштыра Ул!
3Гаскәрләре Аның санап бетерерлекме?!
Нурының балкышы кемгә генә төшми!
4Шулай икән, Аллаһы каршында кеше ничек тәкъва була алыр?!
Хатын-кыздан туган кеше ничек саф булыр?!
5Кара, Аллаһы каршында хәтта ай да якты түгел,
йолдызлар да тонык.
6Ә кеше дигәнең – бары суалчан,
адәм баласы – бер бөҗәктер».
Copyright information for
TatIBT15