‏ Job 26

Әюбнең тугызынчы нотыгы

1Әюб шулай дип җавап бирде:

2«Әйе, хәлсезгә син нинди ярдәм күрсәттең?!
Арып-талганның кулына күпме көч,
3гакылы җитмәгән затка ничаклы киңәш бирдең?!
Күпме зирәк сүз әйтә алдың?!
4Андый сүзләр сөйләргә кемнән өйрәндең син, ә?
Кем рухы сине шулай сөйләтә икән?

Аллаһының кодрәте

5Җир суларыннан һәм шунда яшәүчеләрдән дә астарак булган
әрвахларның рухын курку биләп алган.
6Аллаһы каршында үлеләр дөньясы шыр ачык,
Һәлакәт урыны
Һәлакәт урыны – ягъни үлеләр дөньясы (28:22 һәм 31:12 дә шул ук мәгънәдә).
бернәрсә белән дә капланмаган.
7Аллаһы бушлык өстенә төньякны җәеп салган,
җирне бушлыкка асып куйган.
8Ул Үзенең болытларына суларны туплый,
һәм ул болытлар су авырлыгыннан ертылмый.
9Үзенең тәхетен Ул, яшереп, болытлар белән каплый.
10Сулар өстенә офыкны сызып, Ул
яктылык белән караңгылык арасына чик куйган.
11Аллаһы күкләрне күкрәтсә,
гөмбәзне тотып торган баганалар куркудан калтырый.
12Үзенең кодрәте белән диңгезне тынычландырды,
гакылы белән Раһабны үтерде Ул.
13Аның сулышыннан күк йөзе яктырып китте,
Аның кулы качып барган еланны чәнчеп үтерде.
14Болар һәммәсе –
Аллаһы башкарган эшләрнең кечкенә бер өлешедер!
Аның турында фәкать пышылдау гына бу!
Аллаһының куәтле күкрәвен кем аңлап бетерер икән?!»
Copyright information for TatIBT15