‏ Job 27

Әюбнең үз гаепсезлегенә ышандыруы

1Әюб болай дип сүзен дәвам итте:

2«Миңа гадел хөкем чыгарудан баш тарткан Аллаһы,
мине кайгы-хәсрәткә салган Кодрәт иясе Үзе шаһиттыр!
3Сулышым өзелгәнче,
борын тишегемдә Аллаһы сулышы туктаганчы,
4авызым ялган сүз сөйләмәс,
телемнән алдау сүзе чыкмас!
5„Без хаклы“дигән сүзегез белән мин беркайчан да килешмәм,
әҗәлем җиткәнче, „Күңелем саф минем“, – дип тәкрарлармын;
6хаклыгымны яклап мин нык торырмын,
үткән көннәрем өчен йөрәгем мине шелтәләмәс.

Аллаһының яманнарга хөкеме

7Дошманым яман кеше исәбендә йөрсен,
миңа каршы булганнарны яманнар язмышы көтсен!
8Соңгы сәгате җиткәндә,
Аллаһы аның җанын алганда,
денсез бәндә нәрсәгә өмет итә ала?!
9Әгәр аңа бәла-каза килсә,
ишетерме Аллаһы аның аһ-зарын?!
10Аллаһыга һәрдаим ялварырмы ул,
Кодрәт иясендә куаныч табармы?!

11Мин сезгә Аллаһының кодрәте турында сөйлим,
Кодрәт иясенең ниятләрен яшермим.
12Боларны сез үзегез күрдегез бит.
Шулай булгач, нигә буш сүз сөйләп торасыз?

13Яман кешегә Аллаһыдан менә шундый өлеш тияр,
җәберләүчеләрнең Кодрәт иясеннән алган мирасы шулдыр:
14балалары аның бихисап күп туса да,
гомерләре кылычтан өзелер,
нәсел варисларының туйганчы ашарына булмас.
15Исән калганнарын үләт зәхмәте кабергә кертер,
ә тол хатыннар күз яшьләре дә түгә алмас.
16Көмешне туфрак кебек өеп-өеп куйса да,
кияренә катлы-катлы кием әзерләсә дә,
17җыйган киемнәрен тәкъва кеше кияр,
көмешләрен гаебе юклар бүлешер.
18Салган йорты ныклы түгел – пәрәвездәй,
басудагы каравылчы куышы кебек.
19Ятканында ул бай булса да, торганында инде бай булмас,
күзен ачса – бар нәрсәсеннән җилләр искән.
20Туфан суларыдай дәһшәт басар аны,
төнлә өермә бөтереп алыр.
21Көнчыгыштан искән сәмум җиле урыныннан куптарыр,
очыртып алып китәр;
22аяусыз рәвештә ябырылыр ул,
алны-артны карамыйча качарга мәҗбүр итәр,
23артыннан сызгыра-сызгыра кул чабып калыр».
Copyright information for TatIBT15