Job 28
Зирәклек турында кыйсса
1«Әйе, көмеш шахталары бар,алтынны юып таба торган урыннар бар.
2Тимерне – җирдән казып,
бакырны мәгъдән ▼
▼ Мәгъдән – казылма байлык, руда.
эретеп табалар.3Кешеләр караңгылыкны чигендерәләр,
таш эзләп, дөм караңгылык хөкем сөргән
тирәнлекнең төпкеленә үтеп керәләр;
4адәм заты яшәмәгән урыннарда мәгъдән коелары казыйлар,
һичкем аяк басмаган ерак җирләрдә, шул коеларда,
бауларда асылынып эшлиләр.
5Менә, икмәк үстерә торган җир
тирәндә-тирәндә утта эрегән сымандыр;
6андагы ташларда зәңгәр якутлар яшеренгән,
алтын бөртекләре сибелгән.
7Шунда илтүче юлны ерткыч кошлар белми,
лачынның күзе аны күрә алмый;
8анда кыргый җанвар да йөрмәгән,
арыслан да аяк басмаган;
9ә кешеләр таш кыяларга кулын күтәрә,
тауларны төбе-тамыры белән әйләндереп ташлый;
10тау-ташлар арасында канаулар казый,
һәм аларның күзе барча шул хәзинәне күрә;
11елга суларына алар буалар кора
һәм яшерен хәзинәләрне дөнья йөзенә чыгара.
12Ә зирәклек каян табыла соң,
зиһеннең чыганагы кайда?
13Аңа илтүче юл кешегә билгесез –
бу терек дөньяда аны эзләп табу мөмкин түгел.
14Төпсез тирәнлекләр: „Миндә ул юк“, – дияр,
„Миндә дә юк“, – дип әйтер диңгез.
15Алтын түләп алып булмый аны,
көмеш үлчәп биреп тә алалмыйсың;
16Офир алтыны белән дә,
затлы ахак яки зәңгәр якут белән дә бәяләнми ул.
17Алтын һәм кыйммәтле пыяла белән дә тиңләшми ул,
саф алтын савытка да алыштыра алмыйсың аны.
18Мәрҗән вә бәллүр турында уйлыйсы да юк,
зирәклекнең бәһасе энҗеләрдән кыйммәтрәк.
19Хәбәшстан топазы да тиңләшә алмый аның белән,
саф алтын белән дә бәяләнми ул.
Зирәклекнең кайда икәнлеген Аллаһы гына белә
20Алайса, зирәклек каян килә соң?Зиһеннең чыганагы кайда?
21Ул бар терек җанның күзеннән яшерелгән,
күк кошларыннан да качырылган.
22Хәтта Һәлакәт белән Үлем дә:
„Аның турында ишетеп кенә беләбез“, – диләр.
23Бары тик Аллаһыга мәгълүм аңа илтүче юл –
аның кайда икәнлеген Аллаһы гына белә.
24Аның карашы җирнең читләренә кадәр җитәдер,
күкләр астында ни-нәрсә барлыгын күреп-күзәтеп тора Ул.
25Җилләргә куәт биргәндә,
суларның чиген билгеләгәндә,
26яңгырларга – яву вакытын,
яшенле яңгырларга юл күрсәткәндә,
27зирәклекне күреп алды Ул һәм кадерен аңлады,
сынап карап, югары бәясен бирде.
28Ә кешегә Ул болай диде:
„Хуҗа-Хакимнән курку – зирәклек ул,
явызлык кылмау – гакылдыр“».
Copyright information for
TatIBT15