Job 29
Әюбнең соңгы нотыгы
Аллаһы мине саклаган көннәрне кире кайтарып булса иде
1Әюб, сүзен дәвам итеп, болай диде: 2«Әгәр элекке заманнарны,Аллаһы мине саклаган көннәрне кире кайтарып булса иде:
3ул чакларда минем юлымны Аның чырагы яктыртып тора,
шуның нуры мине караңгыда адаштырмый йөртә иде.
4Хәзер дә шул яшьлек көннәремдәге сыман булса иде.
Йортымны ул заманда Аллаһы Үзенең канаты астында тота иде,
5Кодрәт иясе гел янәшәмдә,
балаларым янымда гөрләп тора,
6аякларым сөттә коена,
кыялардан миңа зәйтүн мае агып тора иде.
7Өлкәннәр җыенында үз урыныма утырырга дип
шәһәр капкасы янына чыгып килгәндә,
8егет-җилкенчәк, мине күрүгә, юл бирә,
өлкәннәр, урыннарыннан торып, аягүрә баса иде;
9түрәләр сүздән туктый,
авызларын учлары белән каплый,
10дәрәҗәле затлар да, телләре аңкауларына ябышкандай,
сөйләү куәтен югалта иде.
11Ул заманда сүзләремне ишетүчеләр мине мактады,
эшләремне күрүчеләр хуплады.
12Чөнки ярдәм сораган фәкыйрьне,
яклаучысыз ятимне мин коткара идем.
13Үлем ятагындагылар мине фатихалый иде;
тол хатын күңеленә шатлык-сөенеч сала идем мин.
14 Тәкъвалыкны кием итеп кия идем,
гаделлек минем өчен өстемдәге япанчам, баш киемем иде.
15Сукырларга – күз,
аяксызларга аяк булдым ул заманда.
16Фәкыйрьләргә ата булдым,
миңа таныш булмаганнарның дәгъвасын тикшердем,
17ә залимнең ▼
▼ Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
ияген төйдем,авызыннан табышын тартып алдым.
18Мин болай уйлаган идем:
„Үз оямда үләрмен,
көннәрем ком бөртегедәй хисапсыз булыр,
19тамырларыма дым-су килеп торыр,
ботакларым чык тамчысы белән капланыр,
20дан-шөһрәтем тутыгу белмәс,
җәямнең кереше һәрвакыт нык тартылган булыр“.
21Мин сөйләгәндә, кешеләр колак салып тыңладылар,
киңәшемне көтеп, тын гына тордылар;
22мин сүздән туктасам, һичкем гәп куертмый иде,
минем сүзләр аларның күңелен чык тамчысы кебек сугара иде.
23Алар мине яңгыр көткән сыман көтеп алалар,
язгы яңгыр тамчыларын йоткан кебек, сүзләремне йоталар иде;
24өметен югалтканнарга елмайганда,
тегеләр аптырап карап торалар иде –
минем ачык йөзем аларны дәртләндереп җибәрә иде.
25Аларга, баш булып, барыр юлларын күрсәтә идем,
гаскәр арасында басып торган патшалары кебек,
кайгыга батканнарны юатучы кебек идем.
Copyright information for
TatIBT15