Job 3
Әюбнең беренче нотыгы
Әюбнең үзенең туган көнен каһәрләве
1– 2Шуннан Әюб, сүз башлап, дөньяга килгән көненә ләгънәт укыды: 3«Мин туган көн,„ир бала яралды!“дип әйткән төн кырылып китсен!
4Ул көн караңгылыкка әйләнсен,
Аллаһы аны күкләрдә искә алмасын,
таң яктысы аңа нур чәчмәсен.
5Караңгылык, үлем сөреме ялмап алсын аны,
кара болыт капласын;
кояш тотылу аңа дәһшәт салсын.
6Куе караңгылык чорнап алсын ул төнне –
ел көннәре исәбендә саналмасын,
айлар исәбенә дә кермәсен.
7Аһ, ул төн кысыр булсын,
сөенеч авазлары ишетелмәсен.
8Көннәрне каргый алырдай,
Ливьятанны ▼
▼ Ливьятан – борынгылар күзаллаганча, явызлык, тәкәбберлек һәм чуалыш-буталышны белдерә торган диңгез аждаһасы; русчасы: Левиафан.
уятырдай көче булган сихерчеләрмин туган көнне ләгънәт укып каргасын.
9Ул төнне таң йолдызларын караңгылык капласын;
төн, зарыгып көтсә дә,
таң нурларын күрә алмасын,
10чөнки ул төн әнкәм карынын капламады,
күзләремне кайгы-хәсрәттән сакламады.
11Никләргә мин үле булып тумаганмын,
һәм тугач та, никләр генә үлмәгәнмен?
12Нигә мине, тугач, тезләренә алдылар,
нигә миңа күкрәк сөте имезделәр?
13Хәзер менә үлем йокысы белән йоклар идем,
тыныч булыр иде миңа
14сарайлары җимерелгән патшалар
һәм аларның мәслихәтчеләре белән янәшәдә,
15алтын җыйган,
йортларын көмеш белән тутырган түрәләр арасында.
16Күмәрләр иде мине үле туган бала кебек,
якты дөнья күрергә өлгермәгән сабый кебек.
17Яманнарның ярсулары басыла анда,
арып-талчыкканнар анда җаннарына ял ала,
18тоткыннар да иркен сулап куя анда,
ишетелми сакчыларның янаулары аларга.
19Анда кечек тә, бөек тә тигездер,
анда кол да хуҗасыннан азаттыр.
20Ник бирергә газап чигүчегә якты көн?!
Җаны кыйналганга яшәү ник кирәк?!
21Үлем көтә алар, ләкин үлем күренми,
хәзинә эзләгәннән дә тырышыбрак эзли алар үлемне;
22кабер читенә баскач тантана итә,
шатлык-сөенеч кичерә алар.
23Андый кешенең барыр юлы караңгы,
һәр тарафына Аллаһы киртә куя аның.
24Аһ-зарларым бүген – минем икмәгем,
газаплы ыңгырашуларым сулар кебек түгелә.
25Ни-нәрсәдән курыксам – шулар төште башыма,
ни-нәрсәдән өркенсәм – барысы килде каршыма.
26Тынычлык, ял һәм иминлек юк миңа,
гасабилык биләп алды күңелемне».
Copyright information for
TatIBT15