‏ Job 30

Әюбнең кешеләр тарафыннан кимсетелүе

1Инде хәзер яшьрәкләр миннән көләләр.
Аларның аталарын мин
көтүләремне саклаучы этләр янына да якын җибәрмәс идем.
2Нәрсәгә миңа аларның кул көче,
әгәр дәрманнары беткән икән?!
3Алар мохтаҗлыктан һәм ачлыктан коры сөяккә калганнар,
корып кипкән җирне җансыз чүлдә, караңгылыкта кимерәләр;
4әрәмәлектә тозлак үлән җыялар,
аларның ризыгы – артыш тамыры.
5Аларны кешеләр арасыннан куалар,
каракларга кычкыргандай, артларыннан кычкырып калалар.
6Алар кипкән елга ерымнарында,
чокырларда, ташлар арасында яшәргә мәҗбүр.
7Куаклар арасында хайван кебек улый,
күгән төбендә бер-берсенә елышып утыра алар –
8мәнсез, нәсел-нәсәпсез,
бар җирдән куылган әтрәк-әләм өере!

9Инде хәзер шулар, миннән көлеп, мәсхәрәле җырлар чыгаралар –
мыскыллы-рәнҗетүле әйтемнәр иясе булдым.
10Миннән җирәнеп, яныма якын килмиләр,
оялмыйча йөземә төкерәләр.
11Аллаһы кимсетте мине – җәямнең керешен йомшартты,
менә шуңа да алар минем алда иркенәеп киттеләр.
12Шушы өер миңа уң яктан ташлана,
мине төртеп егарга тырыша,
харап итмәкче булып, һөҗүмгә күчә.
13Алар минем бөтен юлларымны яптылар,
минем өскә бәла артыннан бәла җибәреп торалар –
кулдаш та кирәкми үзләренә.
14Җимерелгән дивар аша ургылган һөҗүмчеләрдәй,
юлларындагы бар нәрсәне ишеп-ватып, минем өскә ябырылалар.
15Афәт арты афәт килде миңа,
абруем җил белән очып киткәндәй булды,
иминлегем болыт кебек эреп юкка чыкты.

Ә Син җавап бирмисең

16Хәзер менә күкрәгемдә гомерем шәме сүнеп килә,
хәсрәтле көннәр куып җитте мине;
17төннәрен сөякләрем сызлап чыга,
бертуктаусыз авыруым кимерә мине.
18Аллаһы бар көченә киемемнән эләктереп алды,
күлмәгем якасыдай, муенымнан кысты.
19Ул мине пычракка атты –
көл-тузан санында калдым мин.

20Сине ярдәмгә чакырам, ә Син җавап бирмисең,
каршыңа басам, ә Син дәшмичә генә карап торасың.
21Миңа карата рәхимсезләндең Син –
кодрәтле кулың белән читкә куасың.
22Син мине, күтәреп, җилләр иркенә тапшырасың,
өермәдә бөтерәсең.
23Беләм: Син мине үлемгә алып барасың,
барлык җан ияләренә тәгаенләнгән йортка!

24Бәлагә тарыган кеше ярдәм сорап аваз салса,
аңа начарлык эшләргә кул сузалармы?!
25Бәхетсезне күреп, минме күз яше түкмәдем?!
Фәкыйрьне кызганып, минме хәсрәт чикмәдем?!

26Мин яхшылык көттем – явызлык борын төртте,
мин яктылык өмет иттем – караңгылыкка юлыктым.
27Минем җаным өзгәләнә, тынычлык таба алмый,
алда мине бәхетсез көннәр сагалап тора,
28кара көеп, тулганып йөрим, кояшым сүнгән;
җәмәгать җыенында ярдәм сорап кычкырып торамын.
29Хәзер мин – чүл бүресенең туганыдыр,
тәвә кошының дусты-иптәшедер.
30Тәнемне һаман кара кутыр каплый бара,
бизгәктән бөтен гәүдәм ут яна.
31Минем гөсләм хәзер үксеп елый гына,
кураем да егълаучылар сыман ыңгыраша.
Copyright information for TatIBT15