Job 31
Аллаһының җәзасыннан куркам
1Кызларга күз атмам, дипкүзләрем белән килешү төзегән идем.
2Югарыдан, Аллаһыдан кешегә өлеш – нәрсә?
күктәге Кодрәт иясеннән кешегә мирас – нәрсә?
3Әллә һәлакәт явызга язмаганмы,
әллә афәт бозык кешегә билгеләнмәгәнме?!
4Аллаһы минем юлларымны күрмиме,
атлаган адымнарымны санап тормыймы әллә?!
5Әгәр мин ялганга чумып яшәгәнмен,
аякларым алдашуга ашыккан икән –
6Аллаһы мине үтә төгәл бизмәндә үлчәсен,
шунда минем сафлыгымны күрер!
7Әгәр аякларым туры юлдан тайпылган икән,
йөрәгем күз нәфесенә ияреп киткән икән,
учларыма пычрак ябышкан чак булган икән –
8мин чәчкәнне башка берәү җыеп ашасын,
шытымнарым төбе-тамыры белән йолкып алынсын!
9Әгәр йөрәгем чит хатын-кыз белән чуалган икән,
күршем ишеге артында аны сагалап торганмын икән –
10хатыным башка берәүгә он тартсын,
аның белән ятлар йокласын!
11Бу – бозыклык,
хөкем ителергә тиешле җинаять,
12Һәлакәт урынына җиткәнче көйдереп баручы,
барлык уңышымны тамырына кадәр яндыручы ут булыр иде.
13Кол ир яки кол хатын миңа дәгъва белдергәндә,
аларны гадел хөкемнән мәхрүм иткән булсам,
14һәм шунда Аллаһы Үзенең хөкемен башласа, мине җавапка тартса –
нәрсә эшләр идем, нәрсә әйтер идем?
15Анам карынында мине яраткан, аларның үзләрен яраткан,
аналарыбыз карынында һәммәбезне бар кылган – Аллаһыдыр!
16Әллә мин ярлыларның гозерен кире кактыммы,
яки тол хатынның күзләре минем аркада сүндеме,
17әллә мин үз өлешемне үзем генә ашадыммы
һәм ятимнәр белән уртаклашмадыммы?!
18Юк, яшь чагымнан мин ятимнәр өчен аталары урынына булдым,
үсмер чагымнан ук тол хатыннарга терәк булдым!
19Ялангач бичараның харап булуын
яки киемсез фәкыйрьнең өшәнүен күреп,
битараф кына торган булсам,
20сарыкларымның йоны аларны җылытмаса,
һәм шул мескен адәмнәрнең йөрәкләре мине фатихаламаса,
21мәхкәмәдә яклаучыларым барын белеп,
берәр ятимгә кул күтәргән булсам –
22иңбашым чокырыннан каймыксын,
кулым буыныннан өзелеп төшсен!
23Мин Аллаһының җәзасыннан куркам –
Аның бөеклеге каршында боларны эшли алмас идем!
24Әгәр мин алтынга өмет багласам,
саф алтынны терәгем дип санасам,
25үземнең куәтем, байлыгым
һәм мал-мөлкәтем белән масаеп яшәсәм,
26әгәр кояшның якты нур сибүен,
айның галибанә йөзеп йөрүен күргәндә,
27йөрәгем вәсвәсәгә бирелеп,
аларга яшертен генә үбү ишарәсе юлласам,
28бу да хөкемгә тартырлык җинаять,
күкләрдәге Аллаһыга хыянәт булыр иде!
29Әллә мин дошманнарымның һәлакәтенә сөендемме?!
Аларга бәла килгәнгә тантана иттемме?!
30Юк, телемә гөнаһ җыярга ирек бирмәдем мин,
дошманыма беркайчан ләгънәт укымадым.
31Өемдәге кешеләр беркайчан да:
„Туйганчы ит белән сыйласа иде ичмасам!“– дип әйтмәде.
32Мосафирлар капкам төбендә төн кунмады –
юлчыларга ишекләрем ачык иде.
33– 34Халык төркеменнән курыкканга,
кардәшләремнең нәфрәтле карашыннан шүрләгәнгә күрә,
кылган начар гамәлләремне
башкалар кебек ▼
▼ …башкалар кебек… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «Адәм кебек» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
йомып калдыммы,ялгышларымны куен кесәмдә яшереп сакладыммы –
дәшми генә өемдә посып яттыммы?!
Кодрәт иясе җавабын әйтсен
35И-и, кем дә булса игътибар белән тыңласа иде мине!Менә, имзам белән сүзләремнең хаклыгын раслыйм.
Инде Кодрәт иясе җавабын әйтсен,
гаепләремнең исемлеген язып куйсын,
36һәм мин ул исемлекне иңемә асып,
башыма таҗ итеп киеп йөрер идем;
37һәр адымымны сөйләп биреп,
Аллам каршына түрәләрдәй килер идем.
38Мине гаепләп, җирем иңрәп куйган,
буразналары бергәләшеп елашкан булса,
39җирнең җимешләрен бушлай ашаган
һәм җир эшкәртүчеләрне кысрыклап чыгарган булсам,
40ул чагында бодай урынына – чәнечкеле куак,
арпа урынына чүп үләне үсеп чыксын».
Шушында Әюбнең сүзе тәмамлана.
Copyright information for
TatIBT15