‏ Job 32

Элиһуның нотыклары

1Шул чагында әлеге өч ир бәхәсләшүдән туктадылар, чөнки үзенең хаклыгына Әюбнең иманы камил иде. 2Әмма Рам токымына караган, Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу чыгырыннан чыкты. Әюбнең Аллаһыны түгел, ә бәлки үзен хаклы санавына ачуы килде аның; 3«Әюб хаклы түгел», – дип санасалар да, аңа каршы дәлил таба алмаган Әюбнең дусларына да ачуы чыкты. 4Элиһу Әюбкә сүз катарга ашыкмаган иде, чөнки тегеләр аннан олырак яшьтә иде; 5ләкин бу өч ирнең әйтер сүзе беткәнне күргәч, ачуын баса алмады.

Элиһуның беренче нотыгы

Олы яшькә җиткәннәр генә дөрес фикер йөртәме?!

6Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу болай диде:

«Мин яшьмен, ә сез – өлкәннәр;
шуның өчен дә каушап һәм куркып калдым,
белгәннәремне сөйләмичә тордым.
7Мин болай дип фикер йөрттем:
ярар, әйдә, өлкәннәр сөйләсен,
олы яшьтәгеләр акыл өйрәтсен.
8Ләкин кешегә зиһенне аның рухы –
Кодрәт иясенең сулышы бирә!
9Яшен яшәгән кеше генә гакыллымы,
олы яшькә җиткәннәр генә дөрес фикер йөртәме?!
10Шулай булгач, хәзер инде мине тыңлагыз,
белгәнемне мин дә әйтим!

11Мин сезне сабыр гына тыңладым,
сез сүз сайлаган арада, фикер сөрешегезне аңларга тырыштым.
12Сүзләрегезнең асылына төшенергә тырыштым:
сезнең берегез дә Әюбнең фикерен бәреп екмады,
беркем дә аның сүзләренә җавап бирмәде.
13„Без акыллы фикергә килдек:
аны кеше түгел, ә бәлки Аллаһы фаш итсен!“– дип әйтә күрмәгез.
14Әюбнең сүзләре миңа юнәлмәгән,
һәм мин аңа сезнеңчә җавап бирмәячәкмен.

15Әюб, алар аптырашта калганнар, берни дәшмиләр,
чөнки башка әйтер сүзләре юк;
16аларның сүзләре беткән икән,
нәрсә дип миңа көтеп торырга?!
17Минем дә бит әйтер сүзем бар,
белгәнемне мин дә әйтим.
18Күңелемдә минем – сүзләр ташкыны,
борчуларым тынгы бирми миңа,
19әйтерсең лә, эчемдә шәраб кайный –
шартлап ярылырга җиткән яңа турсык кебекмен.
20Әйтермен дә – җиңеләеп китәрмен;
авызымны ачып җавап бирим.
21Кемнең кем булуына карап тормастан,
берәүгә дә ярарга тырышмыйча әйтәм.
22Хәер, мин ялагайлана белмим дә,
югыйсә Яратучым күптән юк итәр иде мине!
Copyright information for TatIBT15