Job 33
Аллаһы бер тапкыр, ике тапкыр да әйтә
1Инде, Әюб, минем сүзләремне тыңла,мин сөйләгәннәргә колак сал!
2Авыз ачып тел тибрәтәм,
мин хәзер сөйли башлыйм.
3Ә сүзләрем чын йөрәктән чыга,
иреннәрем – белгәнне, хак сүз сөйли.
4Мине Аллаһы Рухы бар кылды,
Кодрәт иясенең сулышы яшәтә мине.
5Булдыра алсаң – җавап бир, дәлилләр китер,
көрәшкә чык әйдә!
6Аллаһы каршында мин дә синең кебек үк –
мин дә балчыктан әвәләп ясалганмын;
7шулай, миннән куркыр урының юк,
һәм кулым сиңа авыр йөк булып ятмас.
8Сөйләгәннәреңне ап-ачык ишетеп тордым,
әле дә сүзләрең колагымда яңгырыйдыр:
9„Мин пакь, һәм гөнаһларда катнашым юк,
бозык түгелмен, миндә гаеп тә юк!
10Ә Ул мине гаепләргә сәбәп табып кына тора,
мине Үзенең дошманы дип уйлый,
11аякларымны калыпка тыгып куя да
һәр юлымны күзәтеп-тикшереп тора“.
12Моңа каршы мин болай дип әйтәм: син хаклы түгелсең,
чөнки Аллаһы кешеләрдән бөегрәк!
13Нәрсә дип син Аны гаеплисең:
имештер, Ул кешегә җавап бирми.
14Кешеләр Аны аңламаса,
Аллаһы бер тапкыр,
ике тапкыр да әйтә.
15Адәм балалары, тирән йокыга талып,
ятакларында төшләр күрә-күрә ятканда,
16– 17аларны мәшәкатьләрдән арындыру,
тәкәбберлектән коткару өчен,
колакларына иелә дә үгет биреп кисәтә Ул.
18Ул шулай кешеләрне упкыннан коткарып кала,
Үлем елгасын үтәргә бирми.
19Шулай ук чир ятагы да кешене төзәтә,
җелегенә төшкән авыру да акылга утырта ала;
20андый чакта кешенең тамагыннан ризык үтмәс,
тәм-том да тәмен югалтыр;
21аның тәне күз алдында сызып бетәр,
сөякләре калкып-төртеп торыр;
22аның җаны кабер якасында булыр,
һәм үлем алып килүче затлар аңа якыная барыр.
23Әмма янында меңләгән фәрештәнең берсе –
яклаучысы, хак юл күрсәтүчесе булса,
24Аллаһы, бу бәндәсен кызганып, фәрештәгә әйтер:
„Җибәр аны, кабергә җиткермә,
аның өчен түләргә Минем йолымым бар“, – дияр.
25Шул чагында ул кешенең тән-бәдәне, яшьлегендәге кебек,
яңарып китәр,
егетлек дәрманы аңа кабат әйләнеп кайтыр.
26Әлеге кеше дога кылыр,
һәм Аллаһы аның догасын кабул итәр;
кеше, шатланып, Аллаһы хозурына килеп басар,
һәм Аллаһы аңа тәкъвалыгын кире кайтарыр.
27– 28Халык каршына чыгып басып, ул:
„Гөнаһ кылдым мин, гаделлеккә хыянәт иттем,
ләкин Ул миңа тиешле җәзаны бирмәде.
Ул мине үлем упкыныннан коткарып калды –
һәм мин яшим, яктылыкны күрәм!“– дип җырлар.
29– 30Кешене үлем упкыныннан коткарыр
һәм тереклек яктысы белән яктыртыр өчен,
Аллаһы шулай ике, өч тапкыр да – күп тапкырлар эшләр.
31Колак сал, Әюб, тыңла мине,
һәм мин сөйләгәндә дәшмә.
32Инде әйтер сүзең булса, җавап бир;
сөйлә – бик теләп синең хаклы булуыңны күрер идем.
33Әйтер сүзең юк икән, мине тыңла, дәшмә,
мин сиңа акыл бирәчәкмен».
Copyright information for
TatIBT15