Job 34
Элиһуның икенче нотыгы
1Элиһу болай дип дәвам итте: 2«Тыңлагыз мине, акыл ияләре!Белеме булганнар, сүзләремә колак салыгыз!
3Тел-аңкау азык тәмен тойган кебек,
колак та сүзнең мәгънә тирәнлеген сыный.
4Хакыйкатьнең ни икәнен үзара тикшереп карыйк,
уртак нәтиҗәгә килик: нәрсә соң ул игелек?
5Әюб әйтә: „Мин гаепсез,
әмма гадел хөкеменнән Аллаһы мине мәхрүм итте;
6хаклык минем якта булса да, ялганчыга чыгардылар,
гаепсез булсам да, төзәлмәс яралар алдым“.
7Әюб кебек кеше бармы бу дөньяда?!
Мыскыллы сүз әйтү аңа – су эчеп кую гына,
8бозыклар белән бер уйда ул,
яманнар юлыннан йөри;
9ул бит: „Аллаһыга ярарга тырышудан
кешегә ни файда?!“– ди.
Явызлык кылу – Кодрәт иясенә ят нәрсәдер
10Шуңа күрә, акылы булганнар, тыңлап багыгыз:Аллаһы яманлыктан ерак торадыр,
гаделсезлек – Кодрәт иясенә ят нәрсәдер!
11Кешеләргә бәяне кылган гамәлләренә карап бирә Ул –
һәркем үзенә тиешле әҗерен ала.
12Чынлап та, Аллаһы яманлык кылмыйдыр,
Кодрәт иясе хакыйкый хөкемне бозмыйдыр.
13Җир белән идарә итүне кем Аңа тапшырган?!
Кем соң Аңа бөтен дөньяны биргән?!
14Әгәр Аның күңеленә бер ният килеп,
Үзенең Рухын, өргән сулышын, кешедән кире алса,
15бар тереклек шул мизгелдә һәлак булыр,
шул мизгелдә кеше туфракка әверелер иде.
16Әгәр син гакылыңда икәнсең,
тыңла моны, мин сөйләгәннәрне күңелеңә сал!
17Гаделлекне күрәлмаучы зат хакимлек итә алырмы?!
Хаклык вә Кодрәт иясен гаепләп чыгармын дисеңме?!
18Ул бит патшаларга: „Син – бәдбәхет!“– дип әйтүче,
түрәләрне: „Син – яман кеше!“– дип атаучы.
19Түрәләргә Ул ярарга тырышмый,
байларны ярлылардан өстен куймый,
чөнки Ул аларның бөтенесен Үзе бар кылды.
20Алар төн уртасында кинәт үлеп китәләр;
халыклар болганалар да аннан юкка чыгалар;
көчлеләр дә кеше кулы орынмыйча гаип булалар.
21Кешенең гомер юлын күзәтеп,
Аллаһы аның һәр адымын күреп тора –
22бозык бәндәләр качарлык караңгы урын,
дөм караңгы җир табылмас.
23Кешеләрне кайчан хөкемгә тартасын
Аллаһы алдан белдерергә кирәксенми.
24Аллаһы, сорап-нитеп тормастан, көчлеләрне кырып сала,
алар урынына башкаларны куя.
25Әйе, Ул аларның эш-гамәлләрен белеп тора,
бер төн эчендә барысын да кырып сала һәм себереп түгә!
26– 27Аңардан йөз чөергәннәре,
Аның юлларын танып белмәгәннәре
һәм явызлык кылганнары өчен,
Ул бөтен кешенең күз алдында аларны җәзага тарта.
28Чөнки Аңа ярлы-ябагайның ачыргаланып кычкыруы килеп иреште,
һәм Ул кимсетелгәннәрнең моң-зарын ишетте.
29– 30Инде Ул дәшми тора икән, Аны гаепләргә кем җөрьәт итәр?!
Әгәр Ул йөзен яшерә икән, Аны кем күрә алыр?!
Халыкка тозак коручы денсезләр патшалык кылмасын өчен,
Ул тулы бер халыкны да, аерым бер кешене дә күзәтеп тора.
31Әйтик, берәү Аллаһыга болай ди:
„Мин гаепле, тик яңадан гөнаһ кылмам;
32нәрсәнедер аңламыйм икән – өйрәт мине,
моннан ары гаделсезлек кылмам“.
33Ничек уйлыйсың: Аллаһы аны җәзага тартырга тиешме?
Ә син Аны үзең кире кактың ләбаса!
Миңа түгел, сиңа сайлыйсы;
әйдә, сөйлә – нәрсә уйлыйсың?
34Акылы булган, мине тыңлаган зирәк кешеләр:
35„Белмәгәнгә күрә, Әюб шулай сөйли –
аның сүзләрендә мәгънә юк“, – дип әйтер.
36Бозыкларга хас җаваплары өчен
тулысынча сыналсын Әюб!
37Чөнки гөнаһлары өстенә ул буйсынмавын да куша,
кул чабаклап, безне мыскыллап утыра,
Аллаһыга каршы мәсхәрәле сүзләрен яудыра».
Copyright information for
TatIBT15