‏ Job 35

Элиһуның өченче нотыгы

Берсе дә: «Безне бар кылган Аллаһы кайда соң?» – димәс

1Сүзен дәвам итеп, Элиһу болай диде:

2«Синең „Аллаһы түгел, мин хаклы“дигән сүзләрең
дөрес дип уйлыйсыңмы?!
3„Гөнаһ кылмаудан миңа ни файда һәм ни табыш?“– дип сорасаң,
4сиңа да, дусларыңа да болай диеп җавап бирәм:
5күккә күтәрелеп кара, болытларны күзәт –
алар синнән ничек биекләр!
6Гөнаһ кылсаң, Аллаһыга моннан ни зарар?!
Гаепләреңне арттырасың икән, Аллаһыга моннан ни зыян?!
7Тәкъвалыгың Аңа ни бирә?!
Синең кулдан нәрсә кабул итеп ала Ул?!
8Яманлыгың бары адәм балаларына кагыла,
дөреслегең дә бары кешеләр өчен генә.

9Кешеләр җәбер-золымнан ыңгыраша,
көчлеләр кулыннан коткару сорап кычкыра.
10Әмма берсе дә: „Безне бар кылган Аллаһы кайда соң?
Төннәрен безгә өмет җыры бүләк итүче кайда?
11Җир йөзендәге хайваннарга караганда
безгә күбрәк акыл биргән
һәм безне очар кошлардан зирәгрәк иткән Яратучыбыз кайда?“– димәс.
12Мондыйларга, ыңгырашып кычкырсалар да,
Аллаһы җавап бирми,
чөнки аларның күңелләре тәкәббердер.
13Аллаһы аларның ялваруын ишетми,
Кодрәт иясе аларга игътибар итми.

14Ләкин ничек итеп син: „Аны күрмим“, – дип әйтә аласың?!
Синең дәгъваң Аның кулында – хөкемен көт!
15Тагын син: „Аллаһы гөнаһларга дикъкать бирми,
ярсуын түгәргә ашыкмый“, – дип әйтәсең.
16Шулай авызы белән тегермән тарта Әюб,
тиле сүз белән дөньяны тутырды».
Copyright information for TatIBT15