‏ Job 36

Элиһуның дүртенче нотыгы

Аллаһының гаделлеге

1Элиһу болай дип өстәде:

2«Аз гына көтеп тор – һәм мин сиңа аңлатып бирермен,
Аллаһыны яклап, тагын кайбер нәрсәләр әйтермен.
3Фикерләремне ерактан башлыйм,
Яратучымның гаделлеген исбатлап бирәм.
4Чынлап та, минем сүзләрем ялган түгел,
синең каршыңда камил белемле кеше басып тора.

5Аллаһы – кодрәтле! Әмма Ул беркемгә дә мыскыллап карамый.
Аның көче һәм акылы бөектер.
6Яман кешене Ул исән калдырмас,
ә мазлумнарга
Мазлум – рәнҗетелгән, түбәнсетелгән зат.
гаделлек белән гамәл кыла;
7тәкъвалардан йөзен чөермәс,
аларны тәхеткә, патшалар рәтенә утыртыр,
күтәрелүләре мәңгелеккә булыр.
8Әгәр кеше бәхетсезлек белән богауланган,
бәйлелеккә төшкән икән,
9димәк, Аллаһы аларның эш-гамәлләренә,
тәкәбберлектә кылынган җинаятьләренә ишарәли,
10үгет-нәсыйхәтен ишетсеннәр өчен, шулай колакларын ача,
гөнаһлардан баш тартырга куша.
11Инде тыңласалар һәм Аңа хезмәт итә башласалар,
алдагы көннәре – иркен, мул тормышта,
калган гомерләре шатлыкта үтәр.
12Ә тыңламасалар – юк ителерләр,
акыл-зиһенгә ирешмичә һәлак булырлар.

13Денсезләрнең йөрәгендә ачу ярсый;
Аллаһы аларны богаулап куйгач та,
Аңардан шәфкать сорап ялвармыйлар.
14Алар яшьли үләләр,
тормышлары фәхеш ирләрнекедәй кыска була.
15Мазлумнарны исә Аллаһы газап биреп коткара,
газап чиккәндә, Үзен ишетсеннәр дип, колакларын ача.

16Тарлыктан Ул сине дә
киртәләр булмаган киңлеккә чыгарыр иде,
өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып торыр иде.
17Ләкин сине яманнарга тәгаенләнгән хөкем көтә –
гадел хөкем куып тотар сине.
18Сак бул, байлык сине кызыктырмасын,
мул ришвәт сине юлыңнан яздырмасын.
19Бөтен егәрең,
туплаган бар байлыгың сине бәладән коткарырмы?!
20Бөтен халыкларның җир йөзеннән
юкка чыгар төнен көтмә!
21Бозыклык юлына аяк басудан саклан,
газаплар сиңа юкка гына бирелмәгән.

Аллаһының бөеклеге

22Күрче: Аллаһының куәте никадәр бөек!
Аның кебек берәр остаз бармы тагын?!
23Ничек эшләргә кирәклеген Аңа кем күрсәткән?!
„Син дөрес эшләмәдең“, – дип, Аңа каршы кем әйткән?!
24Җырларда макталган Аның изге гамәлләренә
мәдхияләр яудырырга син онытма.
25Аның эшләрен бар кеше күреп тора,
гаҗәпләнеп читтән тамаша кыла.
26Шулай, Аллаһының бөеклеген аңлап бетерерлек түгел,
Аның гомер хисабы санап бетергесез.
27Ул, су тамчыларын бергә җыеп,
томаннан яңгыр туплый,
28болыттан яңгыр яудыра,
кешеләрне ташкын сулар белән күмә.
29Болытларның агышын,
Аллаһы чатырыннан чыккан күк күкрәү авазларын
төшенергә кемнең хәленнән килер?!
30Болытларны Ул әнә балкышларга күмә,
диңгез тирәнлекләрен караңгылык белән каплап куя.
31Халыклар өстеннән Ул менә шул рәвешле хакимлек итә
һәм аларга мул итеп ризыгын да бирә.
32Аның кул очыннан яшен очып чыга –
кайда кушса, шунда яшен суга;
33күк күкрәүләр Аның килүен хәбәр итә,
хәтта хайваннар да Аның якынлашуын аңлый
Яһүд телендәге әлеге урынны «гаделсезлеккә Аның ачуы кайный» дип тә аңларга мөмкин.
.
Copyright information for TatIBT15