Job 37
1Шуларны уйласам, йөрәгемкүкрәгемнән чыгардай булып тибә башлый.
2Ишетәсезме? Аның дәһшәтле тавышын,
авызыннан чыккан гөрелтене ишетәсезме? –
3Бөтен күк гөмбәзен тутырып яңгырый,
яшеннәре җир читенә җитә әнә.
4Тавышы гөрелди,
бөтен куәтенә шартлап ярыла Аның.
Яшеннәрен тоткарламый Ул,
Үзенең авазын салганда.
5Аллаһы Үзенең тавышы белән шаккаттырып гөрелди!
Ул безнең өчен акыл ирешмәслек бөек гамәлләр кыла.
6Ул боерса, җиргә кар ява,
Ул әйтсә, яңгырлар коя.
7Кылган гамәлләрен һәркем белеп торсын өчен,
Ул әнә шулай кешеләрнең эшләрен туктатып куя,
8җәнлекләрне өннәренә кертеп качыра,
ояларына куып кертә.
9Аның йортыннан өермә чыга,
һәм төньяк җиле суыклар китерә.
10Аллаһы сулышыннан боз хасил була,
су өсләре боз белән каплана.
11Болытларны Ул су тамчылары белән туендыра,
болытлар эченнән яшеннәрен аттыра;
12Аның ихтыяры белән алар тиешле җиргә юнәләләр,
бөтен җир тирәли Ул кушканны үтиләр;
13җиргә алар йә Аллаһының җәзасын яудыралар,
йә рәхим-шәфкатен алып киләләр.
Әюб, Аллаһының хикмәтле эшләре турында уйлап бак
14Тын кал, Әюб, әйткәннәремә колак сал!Аллаһының хикмәтле эшләре турында уйлап бак!
15Аллаһының ничек итеп болытлар белән идарә итүен,
ничек итеп аларны яшен белән үтәли яктыртуын беләсеңме син?
16Болытларның нинди кодрәт белән эленеп торуын,
белеме камил Затның могҗизаларын аңлыйсыңмы?
17Көньяк җиленнән җир әлсерәгән чакта,
киемеңнән сиңа бөркү була икән,
18син, Аның кебек, күкләрне нык итеп,
койган көзге сыман шомартып элеп куя аласыңмы?!
19Өйрәт безне: нәрсә әйтик Аңа –
томаналыгыбыз комачаулый, әйтер сүз табалмыйбыз!
20Минем нәрсә сөйләргә теләгәнне Аңа берәр кеше әйтерме?!
Каушап калган кеше Аның белән сөйләшә алырмы?!
21Болытларны җил куып тараткач,
кояш нурларына текәлеп карау мөмкин түгел шул.
22Аллаһы, якты балкышка күмелеп, төньяктан килә,
Аның дәһшәтле бөеклеге якынлаша.
23Кодрәт иясе – безнең өчен акыл ирешмәслек Зат,
кодрәте, гаделлеге белән Ул данлыдыр,
хаклык иясе буларак, һичкемгә җәбер-золым кылмастыр.
24Шуңа күрә кешеләр Аңардан куркалар,
акылы булганнар Аның каршында калтырап торалар».
Copyright information for
TatIBT15