Job 38
Аллаһының Әюбкә җавабы
1Шулчак Раббы давыл эченнән Әюбкә болай дип җавап бирде: 2«Мәгънәсез сүзләрең беләнМинем уй-ниятләремә кара ягарга кем син?!
3Ир бул, билеңне кысыбрак бу;
хәзер Мин сиңа сорау бирәм, ә син җавабыңны әзерлә.
Җир нигезенең почмак ташын кем салды, диңгез капкаларын кем ябып куйды?
4Мин җирнең нигезен салганда, син кайда идең?Әгәр син акыллы, зиһенле икәнсең – әйтеп бир!
5Аның чикләрен кем билгеләде дә
өстенә үлчәү бавын кем сузды? –
Син шуны, шәт, беләсеңдер!
6– 7Җирне тотып торучы баганалар нәрсә өстенә утыртылды?
Таң йолдызларының бердәм сөенеч җыры
һәм Аллаһы угылларының шат авазлары астында
җир нигезенең почмак ташын кем салды?
8Җир карыныннан бәреп чыккан
диңгезнең капкаларын кем ябып куйды?
9Диңгезне Мин болытлар белән урадым,
караңгылык белән төреп куйдым,
10аның чикләрен билгеләп,
борыс тыгып капкаларын бикләп куйдым,
11әйттем: „Бирегә хәтле җитәрсең дә ары җәелмәссең,
шушы урында синең горур дулкыннарың туктап калыр“.
Яктылык туган җиргә кайсы юл илтә, караңгылыкның урыны кайда?
12– 13Җирне бер читеннән эләктереп алсын да,селкеп, яманнарны коеп төшерсен дип,
үз гомереңдә син кайчан да булса да Таңга әмер бирдеңме
яисә иртәнге Шәфәкънең урынын билгеләдеңме?!
14Таң атканда, җирнең йөзе кием җыерчыкларына,
мөһер суккан балчыкка охшап китә.
15Ә яманнар ул яктылыктан мәхрүм була,
тәкәббернең сугарга дип күтәрелгән кулы сына.
16Диңгез башланган җиргә барып җиткәнең,
упкын төбендә йөргәнең бармы?!
17Үлем капкаларының ачылганы булдымы сиңа?!
Дөм караңгылык капкасын күргәнең булдымы?!
18Җирнең киңлекләрен күзәтеп чыга алдыңмы син?!
Боларның барысын да белсәң – сөйлә, әйдә, сөйлә!
19Яктылык туган җиргә кайсы юл илтә,
караңгылыкның урыны кайда?
20Син аларның һәркайсын билгеләнгән чиккә кадәр алып бара
яисә кайтыр юлны күрсәтә аласыңмы?!
21Шулай-шулай, син боларның һәммәсеннән хәбәрдар –
яшьтәше бит син аларның!
Синең гомерең шулай озын бит!
Аллаһының табигать көчләре белән идарә итүе турында
22Карлар сакланган урынга кергәнең,боз келәтләрен күргәнең булдымы синең?!
23Мин аларны шомлы заманнарга,
орыш һәм сугыш көненә саклыйм!
24Яктылык нинди юллар буйлап тарала?
Көнчыгыштан искән җилләр җир өстенә юлны кайдан таба?
25– 26– 27Кеше аягы басмаган урыннарны,
кеше яшәми торган чүлләрне сугару,
буш яткан җирләрне дымга туендыру өчен,
туфрак астыннан яшел үлән шытып чыга алсын өчен,
коеп яуган яңгырларга кем юл сала,
дөмбердәтеп килгән күк күкрәвенә кем юл ача?
28Яңгырның атасы бармы?
Чык тамчысын кем тудыра?
29– 30Сулар таш кебек катып калганда,
һәм тирән диңгезнең өсләре туңганда,
боз кем корсагыннан ярала,
күктәге бәсләрне кем дөньяга тудыра?
31Өлкәр йолдызлыгын бергә җыеп бәйли,
Орион йолдызларының билбауларын бушата аласыңмы?!
32Йолдызлыкларны үз вакытында кабыза аласыңмы?!
Җидегән йолдызга, Кечесе белән берлектә, юл күрсәтә аласыңмы?!
33Күкләрнең кануннарын өйрәндеңме?!
Җирдә шул кануннарны урнаштыра аласыңмы?!
34Тавышыңны болытлар ишетерлек итеп яңгырата,
ташкын сулар сине күмеп китәрлек итеп
яңгыр койдыра аласыңмы?!
35Яшеннәр яшьнәтә аласыңмы?!
Алар сиңа: „Без әзер!“– дип, юлга чыгып китәрләрме?!
36Ибис кошына кем зирәклек биргән дә,
әтәчкә кем аңлау сәләте биргән?
37– 38Җир, кибеп, ташка әйләнгәндә,
кантарлар укмашып катканда,
үзенең гакылы белән кем болытларны санап чыга
һәм, күкләрнең савытын чайкалдырып, яңгыр коя ала?
Аллаһының барча хайваннарны вә кошларны кайгыртуы турында
39– 40Ояларында посып яткан,куаклар арасында сагалап торган
ана арысланга табышны син тотып бирәсеңме,
балаларын син туйдырасыңмы?!
41Кошчыклары ачлыктан бәргәләнгәндә,
Аллаһыга ялварып кычкырганда,
каргага азыкны кем табып бирә?
Copyright information for
TatIBT15