‏ Job 39

1Тау кәҗәләренең кайчан бәти китерергә тиешлеген беләсеңме,
боланның бала тудырганын күзәткәнең бармы?!
2Аларның ничә ай йөкле булып йөрүләрен син санап барасыңмы,
яңа токым китерер,
3җиргә чүгәләп бала тудырыр,
йөкләреннән арыныр вакытларын беләсеңме?!
4Аларның балалары кырда үсеп көч җыя,
ә аннары көтүдән китә һәм әйләнеп кайтмый.

5Кыргый ишәкләрне иреккә кем җибәрде,
аларның тышавын кем чиште?
6Аларны чүлгә Мин җибәрдем,
тозлакны аларның утлавы иттем!
7Шәһәр ыгы-зыгысы алар өчен көлке бер нәрсә генә,
куалап баручының тавышы да алар өчен ят нәрсә.
8Ашарга яраклы үлән эзләп,
таудан-тауга йөри алар.

9Кыргый үгез сиңа хезмәт итәрме,
синең утлыгың кырыенда төн кунармы?
10Син аны, җигеп, буразна салырга кертә алырсыңмы,
синең арттан үзәндәге басуны сөреп барырмы ул?!
11Аның көч-куәтенә таяна алырсыңмы,
аңардан эшеңне эшләтә алырсыңмы?!
12Аның кире әйләнеп кайтуына шикләнмәссеңме,
җыйган уңышыңны ындыр табагына илтерме ул?!

13Тәвә кошы канатларын шатланып каккалый,
тик аның мамык-каурые ләкләкнеке белән тиңләшә алмый.
14Кайнар тузанда ятып җылынсыннар өчен,
ана тәвә кошы күкәйләрен җирдә калдырып китә,
15кемдер аларны таптап үтәр,
кыргый җәнлек сытып китәр, дип уйлап та карамый.
16Үзенең кошчыкларына ул каты бәгырьле –
әйтерсең лә, алар читләр,
бөтен тырышлыгы юкка чыгар, дип тә курыкмый,
17чөнки Аллаһы аңа акылдан өлеш чыгармаган,
аң-зиһен белән бүләкләмәгән.
18Ләкин ул торып чаба башласа,
атны да, җайдакны да узып көлкегә калдыра!

19Синме атка көч бирдең,
муенын ял белән урап алдың,
20саранча кебек чабарга өйрәттең?!
Аның кешнәве нинди куркыныч!
21Сөенә-сөенә тоягы белән җиргә бәрә ул,
куәтенә сыеша алмыйча сугышка атыла.
22Дәһшәт янаса да, куркып калмый – көлә генә,
кылыч аны туктата алмый.
23Сыртындагы җайдакның садагында уклар чыңгылдый,
сөңгесе һәм кыска саплы сөңгесе елтырый.
24Ашкынып чапкан атның тояклары юлны йота гына;
быргы тавышын ишетсә, йөгәнен тотып булмый аның;
25быргы кычкыртуга, ул кешнәп җибәрә;
гаскәр башлыгының сөрән салуын
һәм сугышчыларның үкерүен ишетә ул,
сугыш исен әллә кайдан сизеп тора.

26Синең кодрәтең беләнме карчыга күккә күтәрелә дә,
канатларын җил иркенә куеп, көньякка оча?!
27Синең ихтыярың беләнме бөркет күккә атылып менә
һәм биектә-биектә оясын кора?!
28Кыя башында,
тау-таш арасында гомер кичерә ул, шунда төн үткәрә.
29Шуннан торып, табышын күзәтә –
күзләре гаять үткен аның.
30Кошчыкларын кан белән туендыра ул;
үләксә кайда булса, ул шунда».

31Раббы Әюбкә тагын болай диде:

32«Бу бәхәс капчыгы Кодрәт иясен өйрәтмәкче буламы?!
Аллаһыга кем тел тидерсә, шул җавап тотсын!»

Сүзсез калып, кулым белән авызым каплыйм

33Шунда Әюб Аллаһыга болай дип җавап кайтарды:

34«Мин бер мескенмен! Нәрсә дип җавап бирим Сиңа?
Сүзсез калып, кулым белән авызым каплыйм.
35Мин бер әйттем инде – башка кабатлап тормыйм,
хәтта ике дә әйттем – хәзер исә тынып калам».
Copyright information for TatIBT15