‏ Job 4

Әлифазның беренче нотыгы

Адәм баласы Аллаһы каршында хаклы була алырмы?

1Теманлы Әлифаз аңа болай дип җавап бирде:

2«Кемдер үз фикерен әйтергә теләсә,
сүзләре, бәлки, күңелеңә авыр килер,
ләкин мондый чакта ничек дәшми каласың?!
3Исеңә төшер: башкаларга ничек акыл-киңәш бирә идең үзең,
кулы салынганнарга ничек көч-куәт өсти идең.
4Абынганнарны син сүзең белән аягына бастырдың,
тезләре калтыраганнарга таяныч булдың.
5Инде үзеңә кайгы килгәч, шундук башыңны игәнсең,
бәла килеп кагылуга, куркудан рухың төшкән.
6Аллаһыдан курку сиңа ышаныч бирмимени?
Саф хәятең сине өметләндермимени?

7Уйлап кара: гаепсез бәндәләрнең кайсы һәлак булганы бар?!
Күңеле тугры адәмнәрнең кайда юкка чыкканы бар?!
8Мин күрдем ки, яманлык басуын сөреп, явызлык чәчкәннәр
үзләре үк шул җимештән авыз итәләр;
9алар Аллаһының кайнар сулышыннан үләләр,
Аның дәһшәтле җиленнән гаип булалар
Гаип булу – югалу, юк булу.
.
10Яманнар арысландай үкерешә бар көченә,
ләкин аларның тешләре яшь арыслан тешләредәй сындырылыр.
11Табыштан мәхрүм калган арыслан һәлак була,
ана арысланның балалары кайсы кая таралып бетә.

12Яшерен бер сүз килеп иреште миңа,
колагыма бер пышылдау ишетелде.
13Төнлә кешеләр, тирән йокыга талып,
хәвефле төшләр күреп яткан чакта,
14калтырау һәм курку биләп алды мине,
сөякләремә кадәр курку үтеп керде.
15Бер рухның җиле шулчак йөземә кагылып үтте,
һәм чәчләрем үрә торды.

16Ул каршымда иде,
тик мин аның килеш-килбәтен төсмерли алмадым,
күз алдымда бары аның томанлы бер рәвеше торып калды.
Тынлык урнашты. Шул чакта тавыш ишеттем:
17„Адәм баласы Аллаһы каршында хаклы була алырмы?
Яратучысы каршында кем саф булып кала алыр?
18Аллаһы хәтта Үзенең хезмәтчеләренә дә ышанып бетмәс,
фәрештәләрендә дә җитешсезлек табар,
19инде нигезе комга салынган балчык өйдә яшәүчеләрдә бигрәк тә табар:
аларны бит көя күбәләгеннән дә җиңелрәк сытып үтерүе.
20Иртән бар иде алар, кичкә юк булалар –
мәңгегә юкка чыгулары сизелми дә кала;
21чатыр бавын өзгән кебек, тәннәренең бер сеңерен өзү җитә –
акыл-зирәклеккә ирешмичә һәлак булалар“.
Copyright information for TatIBT15