‏ Job 40

Синең кулыңның куәте Аллаһыныкы кебекме?!

1Шулчак давыл эченнән Әюбкә Раббы болай диде:

2«Ир бул, билеңне кысыбрак бу!
Мин сорыйм синнән, ә син аңлатып бир.

3Син шулай итеп Минем хөкемне юкка чыгарасыңмы,
үзеңне аклар өчен, Мине гаеплисеңме?
4Синең кулыңның куәте Аллаһыныкы кебекме?!
Тавышың, Аныкы сыман, күк күкрәвенә тиңме?!
5Алай икән, үзеңне мәһабәт вә бөеклек белән бизә,
дан вә шөһрәткә төрен.
6Ачу-ярсуыңа ирек бир,
һәр тәкәббергә кара да буйсындыр аны,
7һәр тәкәббергә кара да тез чүктер,
ә яманнарны басып торган урынында таптап из!
8Битләренә кәфен ябып, табутка сал
Яһүд телендә әлеге юл «җир асты дөньясына ябып куй» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
,
барысын бергә җиргә күм.
9Шул чагында Мин Үзем үк сине мактармын,
уң кулың сине коткара, диярмен!

Әнә, бегемотка кара

10Әнә, бегемотка
Бегемот – яһүдчә яңгырашы: беһемот. Борынгылар күзаллаганча, гаҗәеп зур, сәер җанвар булырга да мөмкин.
кара:
аны да, сине дә Мин бар иттем!
Ул, үгез сыман, үлән белән туклана.
11Ботларының ныклыгына кара син аның,
корсагының көчле мускулларына кара;
12аның койрыгы эрбет агачыдай нык,
ботларындагы сеңерләре үрелгән кебек;
13аякларын бакыр торбалар дип белерсең,
кабыргалары тимерчыбык сыман.
14Аллаһы башкарган эшләрнең иң мәһабәте ул;
Яратучысы гына аңа Үзенең кылычын күтәрә ала.
15Ризыкны аңа киек җәнлекләр
йөгерешеп уйнап йөргән таулар бирә.
16Саз камышлыгында качып ята ул,
лотослар арасында ял итә;
17лотослар күләгәсе каплап тора аны,
тирәсендә – инеш таллары.
18Менә аңа ташкын сулар ургыла –
ул селкенеп тә карамый,
авызына Үрдүн суы ташып керсә дә – ул тыныч.
19Аны эләктереп алган берәү бармы?!
Кем аның борынына ыргак кигертә алыр?

Ливьятанны кармакка тота аласыңмы?!

20Ә Ливьятанны
Ливьятан – биредә, бәлки, крокодилны аңлатадыр. Шулай ук 3:8 гә искәрмәне карагыз.
кармакка тота аласыңмы?!
Бау белән телен бәйләп куя аласыңмы?!
21Борынына аркан кигертә,
теш казнасын ыргак белән тишә аласыңмы?!
22Ул синнән кат-кат ялварып сорармы,
назлы сүзләре белән йомшартырга тырышырмы?!
23Мәңге колың булырга синең белән килешү төзерме?!
24Кошчык белән уйнагандай, аның белән уйнарсыңмы,
кызларыңа бер кызык булыр дип, бәйгә куярсыңмы?!
25Балыкчылар аның өчен сатулашырмы,
сәүдәгәрләргә аны бүлеп бирерме?!
26Ыргаклы сөңге белән аны тишә,
балыкчы чәнечкесе белән башын чәрдәкли алырсыңмы?!
27Кагылып кына кара – кабат аңа кул сузмассың
һәм ул сугышны гомереңдә оныта алмассың!
Copyright information for TatIBT15