Job 41
1Аны тотам дигән кеше ялганчы булыр!Аны күрүгә, артына утырыр!
2Аны үртәргә җөрьәт итүче юк;
шулай булгач, кем йөзгә-йөз Минем каршыга чыга алыр?!
3Мин бурычлы булып калырлык кем Миңа нәрсәдер биргән?!
Күкләр астында бар нәрсә Минеке бит!
4Ливьятанның аяклары, көче
һәм гәүдәсенең мәһабәтлеге турында сөйләмичә булдыра алмыйм.
5Кем аның тиресен салдыра,
ике катлы көбәсен тишә алыр?
6Аның капкадай авызын ачарга кем тәвәккәллек итәр?!
Тешләренә карарга да куркыныч хәтта!
7Аркасына аның рәт-рәт булып калканнар тезелгән,
мөһер салгандай, нык беркетелгән алар;
8бер-берсенә шундый якын урнашканнар,
арасыннан һава да үтәрлек түгел;
9бер-берсенә нык итеп,
аермаслык булып ябышкан алар.
10Ул төчкерсә – яшен яшьни дип торырсың,
ә күзләре таң нурлары кебек якты аның;
11авызыннан ялкыннар ургыла,
утлы очкыннар чәчелә;
12борын тишекләреннән төтен бөркелә,
гүя камыш янган учакта казан кайнап тора;
13аның тыны күмерләрне дөрләтә,
авызыннан ялкын телләре атылып чыга!
14Муенында аның көч-кодрәт яши,
үзеннән алда дәһшәте килә.
15Итләч тәне шундый тыгыз, коеп куйган кебек –
урыныннан кузгатырмын димә.
16Йөрәге аның таш кебек каты,
әйтерсең лә, аскы тегермән ташы.
17Ул торып басса, пәһлеваннар да куркуга төшә,
котлары очып, артка чүгәләр.
18Аның алдында кылыч та көчсез,
сөңге вә таш, ук та ала алмый аны.
19Тимерне ул салам урынына да күрми,
бакыр аның өчен черек агач кына.
20Укчының угы аны куып җибәрә алмас,
үзенә атылган ташларны ул кибәк дип кенә кабул итәр,
21имән күсәк тә аңа салам бөртегедәй тоела,
кыска саплы сөңге сызгыруыннан көләр генә.
22Корсагының тиресе – тезелеп киткән очлы ташлар диярсең,
сазлыкны сабан кебек сөреп бара.
23Тирән чоңгылларны казандагы сулар кебек кайната ул,
диңгезне кайнаган май сыман гөбердәтә.
24Үзе артыннан эзе ялкылдап бара,
сулар чаларып киткәндәй була.
25Җир йөзендә аңа тиң бер җан иясе юк –
курку дигәнне белмәс ул.
26Һәр тәкәббергә өстән генә карый ул,
һәр мәгърурның патшасы ул».
Copyright information for
TatIBT15