Job 42
Әюбнең Раббыга җавабы
Хәзер менә Сине үз күзләрем белән күрдем
1Раббыга Әюб шулай дип җавап бирде: 2«Хәзер беләм: барысы да Синең иркеңдә;Син ни генә ниятләсәң, башкарып чыгалмаган һичбер эш юк.
3„Мәгънәсез сүзләр белән
Минем уй-ниятләремне бозарга тырышучы кем ул?“–
дип сорадың, Аллам.
Әйе, мин акылым ирешмәслек нәрсәләр турында,
төшенә алмаган хикмәтле эшләр турында сөйләдем.
4„Син тыңлап тор, Мин сөйләрмен;
Мин сорармын, син җавап бир“, – дидең, Аллам.
5Моңарчы мин Синең хакта ишетеп кенә килдем,
хәзер менә Сине үз күзләрем белән күрдем.
6Шуңа күрә сөйләгән сүзләрем өчен оят миңа –
көлдә утырып, башыма тузан коеп тәүбә итәм».
Соңгы сүз
Әюб дусларына Раббының җавабы
7Әюб белән сүзен бетереп, Раббы шуннан теманлы Әлифазга эндәште: – Минем сиңа һәм синең ике дустыңа бик тә ачуым чыкты, чөнки сез Минем хакта колым Әюб кебек үк дөрес сөйләмәдегез. 8Шуның өчен җиде үгез, җиде сарык тәкәсе алыгыз да колым Әюбкә барыгыз. Шул малларны үзегез өчен тулаем яндыру корбаны итеп китерегез. Колым Әюб Минем алда сезнең хакка дога кылыр, һәм Мин аның догасын кабул итәрмен – ахмаклыгыгыз өчен, Минем турыда колым Әюб кебек дөрес сөйләмәгәнегез өчен җәзага тартмамын. 9Шуннан соң теманлы Әлифаз, шуахлы Билдад, нагамалы Софар Раббы кушканны эшләделәр, һәм Раббы Әюбнең догасын кабул кылды. 10Әюб үзенең дуслары хакына дога кылганнан соң, Раббы Әюбкә муллыгын элеккегә караганда ике тапкыр күбрәк итеп кайтарып бирде. 11Аның янына барлык ир һәм кыз туганнары, элекке дуслары җыелдылар, аның өендә бергәләп мәҗлес корып утырдылар, Раббы тарафыннан җибәрелгән барлык бәла-казалар өчен аны кызгандылар һәм юаттылар; һәрберсе бер кесита ▼▼ Кесита – акча берәмлеге, авырлыгы һәм кыйммәте билгеле түгел (карагыз: «Яратылыш», 33:19).
көмеш һәм алтын алка бүләк итте. Муллык һәм бәхетнең Әюбкә кире кайтарылуы
12Раббы Әюбнең калган гомерен әүвәлгегә караганда да ныграк фатихалады: хәзер аның ундүрт мең кәҗә һәм сарыгы, алты мең дөясе, мең пар эш үгезе һәм мең ишәге бар иде. 13Аның тагын җиде углы һәм өч кызы туды: 14кызларының берсенә ул – Емимә ▼▼ Емимә – яһүдчә «күгәрченкәй» мәгънәсендә.
, икенчесенә – Кытсига ▼▼ Кытсига – яһүдчә «дарчин чәчәге» мәгънәсендә.
, өченчесенә Кыйрен-Һәппух ▼▼ Кыйрен-Һәппух – яһүдчә «кара сөрмә» мәгънәсендә.
дип исем кушты. 15Бу илдә Әюбнеке кебек чибәр кызлар юк иде. Атасы аларга үзенең угыллары белән бертигез итеп мирас калдырды. 16Моннан соң да әле Әюб йөз кырык ел яшәде, балаларын һәм дүртенче буынга кадәр оныкларын күрде. 17Әюб якты дөньядан тормышта барысын татып-кичереп, олы яшькә җитеп китеп барды.
Copyright information for
TatIBT15