‏ Job 5

Адәм баласының хәсрәт чигәр өчен тууы хактыр

1Ярдәмгә чакырып кара, җавап бирүче табылырмы?

Изгеләрнең кайсысына мөрәҗәгать итәрсең икән?
2Ахмакны ярсучанлыгы харап итәр,
беркатлыны көнчелеге үтерер.
3Мин күрдем ки, аңгыраның тамырлары тирәнәеп өлгерми,
көтмәгәндә йортына ләгънәт ябырылып төшә.
4Балаларына ярдәмгә килүче булмас,
шәһәр капкасы төбендә дәгъвалары юкка чыгар,
һәм берәү дә аларны якламас.
5Җир уңышын аның ачлар ашар,
хәтта тигәнәк арасында үскәнен дә аерып алырлар,
ә ачкүзләр аның байлыгын талар.
6Бәла җир астыннан үзе шытып чыкмый,
кайгы кырда үзе үсми.
7Ут чаткысының һавага очуы хак булган кебек,
адәм баласының хәсрәт чигәр өчен тууы хактыр.

Кодрәт иясенең үгетләрен кире какма

8Әмма синең урыныңда мин булсам, Аллаһыга ялварыр идем,
үз эшемне Аллаһыга тапшырыр идем.
9Ул кылган гамәлләр бөек, акыл ирешмәслек,
могҗизаларының исәп-хисабы юк.
10Җир йөзенә Ул яңгыр яудырыр,
кырларга дым иңдерер;
11кимсетелгәннәрне югары күтәрер,
зарлыларны хәвефсез юлга чыгарыр.
12Аллаһы хәйләкәрләрнең ниятләрен бозар,
һәм аларның кулларыннан уңыш китәр;
13Йомры башларның хәйләсен Ул үзләренә каршы кулланыр,
һәм мәкерлеләрнең ниятләре юкка чыгар.
14Аларны көпә-көндез караңгылык чорнап алыр,
көн уртасында, төндәге кебек, капшанып кына йөрерләр.
15Фәкыйрьләрне Аллаһы кылычтай үткен сүзләрдән коткарыр,
куәтлеләрнең каты кулыннан азат итәр.
16Шуңа күрә кимсетелгәннең өмете бар –
гаделсезлекнең авызы томаланыр.

17Аллаһының нәсыйхәтен алганнар бәхетледер!
Шуңа күрә Кодрәт иясенең үгетләрен кире какма!
18Ясаган җәрәхәтен Ул Үзе үк бәйләп куяр;
Ул сугар, ләкин Аның кулы савыктырыр да.
19Ул сине алты бәла-казадан коткарыр,
җиденчесенең дә зыяны тимәс сиңа.
20Кытлык килгәндә, Ул сине – ач үлемнән,
сугышта кылычтан йолып алыр.
21Тел камчысы сиңа үрелеп җитмәс,
бөлгенлек килсә дә курыкмассың.
22Бөлүгә дә, ачлыкка да син көлеп кенә карарсың,
ерткыч җанварлар да сиңа куркыныч тоелмас.
23Басудагы ташлар сиңа комачау итмәс,
кыр җәнлекләре белән татулыкта яшәрсең.
24Чатырыңда иминлек булуын белерсең,
малларыңны барлаганда, һичнәрсәнең югалмавын күрерсең.
25Нәселеңнең ишлелеген,
бала-чагаңның кырда үскән үлән санынча күп булуын күрерсең.
26Үз вакытында җыеп бәйләнгән иген көлтәсе кебек,
олы яшькә җиткәч дөнья куярсың.

27Менә нәрсәләр ачыкладык без – шулай, һәммәсе дөрестер!
Колак салып тыңла да үзеңә сабак ал».
Copyright information for TatIBT15