Job 6
Әюбнең икенче нотыгы
Аллаһы гомер җебемне өзсә иде
1Җавабында Әюб болай диде: 2«Әгәр минем хәсрәтемне үлчәп карасаң,бизмәннәргә салсаң бар кайгымны –
3диңгез комыннан да авыррак тартыр иде ул.
Шуңа күрә сүзләрем өзек-төтек!
4Кодрәт иясенең уклары кадалгандыр тәнемә,
рухым эчә агуын шуларның,
Аллаһының барча дәһшәтләре миңа каршы юнәлгән.
5Җәйләүдәге ишәк кычкырырмы,
анда үлән җитәрлек булса?!
Арандагы сыер мөгрәрме,
алдында ашарына булса?!
6Тозсыз ашның тәме бармы әллә?!
Йомырка агының тәме булырмы?!
7Күңелем һич кабул итми, хәтта кагыласым килми,
андый аш күңелне болгата!
8Аһ, теләгем кабул булса иде,
Аллаһы өметемне акласа иде –
9юк итәргә теләп мине, тәвәккәлләп, күтәрсә иде дә кулын,
гомер җебемне өзсә иде!
10Шунда миңа бер юаныч булыр иде,
туктаусыз газап чиккәндә дә куаныр идем.
Чөнки бит мин Изге Затның сүзеннән чыкмадым!
11Өметемне өзмәс өчен, кайдан куәт алыйм?
Гомеремнең азагы нинди булыр, ничек түзеп торыйм?
12Минем көчем таш кебек ныкмы?!
Гәүдәм әллә бакырданмы минем?!
13Бу чарасыз хәлләр эчендә ярдәм итәрлек
көч бармыни соң минем үземдә?
Дусларыннан Әюбнең күңеле суыну
14Хәтта Кодрәт иясеннән куркуны оныткан кешегә дәдусларының мәрхәмәте кирәк ▼
▼ Яһүд телендә әлеге җөмләне «Газап чигүче дустына шәфкать күрсәтмәгән кеше Кодрәт иясеннән куркуны оныткан» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
.15Минем дуслар инеш кебек ышанычсыз,
суы агып беткән ермакка охшаш:
16язгы ташудан ул болганчыкланыр,
кар суларыннан ташкынга әверелер;
17челлә җиткәч, тынычланып, суы юкка чыгар,
кызудан елга үзәне кибеп калыр.
18Кәрваннар, су эзләп, юлларыннан язар,
чүлдә каңгырып йөреп, шунда һәлак булыр.
19Тейма кәрванчылары су эзләп йөрер,
Шеба сәүдәгәрләре су табылыр дип өмет итәр.
20Ләкин аларның көткәннәре акланмас,
коры елга үзәненә килеп җитәрләр дә котлары очар.
21Хәзер сез дә минем өчен шулай ышанычсыз булдыгыз:
хәлемне күреп куркып калдыгыз.
22Мин сездән нинди дә булса бүләк сорадыммы?!
„Минем хакка байлыгыгыздан өлеш чыгарыгыз“, – дидемме?!
23„Дошман кулыннан коткарыгыз мине“
яки „Йолым түләп, рәхимсез бәндәләрдән азат итегез“, –
дип әйттемме?!
24Аңлатыгыз миңа, һәм мин тынып калырмын,
күрсәтеп бирегез: нәрсәдә минем ялгышым?
25Хак сүздән дә каты нәрсә юктыр,
тик сезнең шелтәгез нидән гыйбарәт соң?
26Сез бары шелтәле сүзләр генә уйлап таба аласызмы?
Гаҗиз кешенең ялваруы сезгә – искән җил тавышы гынамы?
27Сез ятимне жирәбә салып бүлешәсез,
дустыгызны сатып җибәрергә әзерсез.
28Борылып карагыз әле миңа –
күзегезгә карап алдаша алыр идемме мин?
29Хаталанмас өчен, акылыгызга килегез,
шикләнмәгез, хак исемемә әле тап төшмәгән.
30Авызымнан әллә ялган сүз чыктымы –
телем явызлык тәмен сизми дисезме?!
Copyright information for
TatIBT15