Job 7
Җир йөзендә кеше язмышына тигән өлеш – авыр хезмәт түгелме?!
1Җир йөзендә кеше язмышына тигән өлеш – авыр хезмәт түгелме?!Көннәре аның ялланып эшләүченекенә охшаш түгелме?!
2Кичке күләгәне зарыгып көткән кол,
хезмәт хакы көткән ялчы кебек ул.
3Мин дә шулай бушка айлар кичерәм,
газаплы төннәр – минем өлешем.
4Урынга ятып өлгермим – торыр вакытымны көтәм,
ләкин төннең иге-чиге күренми,
таңга кадәр шулай әйләнеп-тулганып газап чигәм.
5Тәнемне корт вә җәрәхәт басты,
тирем яргаланып, кутырлап бетте.
6Көннәрем тукучы шүресеннән дә тизрәк йөгерә,
өмет җебем өзелеп, гомерем инде ахырына якынлаша.
Гомерем минем – искән җил кебек
7Уйлап бакчы: гомерем минем – искән җил кебек,күзләремә инде бәхет күрү бүтән насыйп булмас.
8Бүген мине күреп торган күзләр мине башка күрә алмас;
минем якка күз сирперсең – ә мин инде юк.
9Таралып юк булган болыт кебек,
үлеләр аймагына киткән кире кайтмас.
10Өенә ул бүтән әйләнеп кайтмас,
туган җире аны танымас.
11Шуңа күрә мин дәшми тора алмыйм,
рухымның җәберләнүен,
җанымның ачыргалануын өзгәләнеп сөйлим.
12Әллә мин диңгез яки диңгез аждаһасымы –
нигә Син шулай минем өстән сакчылар куйдың?
13„Йокым мине тынычландырыр,
ятагымда газапларым җиңеләер“, – дип уйласам,
14Син мине коточкыч төшләр белән куркытасың,
дәһшәтле күренешләр белән өркетәсең!
15Мондый тәнне асрап ятканчы, сулышым өзелсә,
асып үтерсәләр, яхшырак булыр иде.
16Туйдым дөньясыннан, барыбер мәңге яшисе түгел бит!
Ялгызымны калдыр! Минем көннәр искән җилгә охшаш.
17Кем соң ул кеше дигәнең, нигә аны шулкадәр олылыйсың?
Нигә аңа шулкадәр игътибар бирәсең?
18Һәр иртәдә аны тикшереп,
һәрдаим сынап торасың.
19Күзләреңне миннән бер мизгелгә алчы –
үз иркемдә калыйм, тын алыймчы бераз!
20Әгәр гөнаһ кылган булсам, йә әйт: ни зыяным тиде Сиңа,
әй кешелекнең Назыйры? ▼
▼ Назыйр – күзәтеп, тикшереп торучы.
Нигә миңа шулай каныгасың?
Ни сәбәпле Синең өчен авыр йөккә әйләндем?
21Нигә минем гөнаһымны ярлыкамыйсың,
гаебемне ник кичермисең?
Мин тиздән җир куенына кереп ятармын,
эзләрсең мине, ләкин инде мин булмам».
Copyright information for
TatIBT15