‏ Job 8

Билдадның беренче нотыгы

Әгәр син Аллаһыга сыгынсаң

1Шуахлы Билдад болай дип сүз башлады:

2«Кайчанга кадәр шулай сөйләнерсең?
Синең сүзләр – ярсулы җил сыман!
3„Аллаһы гаделлекне боза,
Кодрәт иясе хилафлык китерә“, – дисеңме әллә?
4Бәлки, синең балаларың Аңа каршы гөнаһ кылып,
Ул аларны үз җинаятьләре баткагына батыргандыр.
5Әгәр син Аллаһыга сыгынсаң,
Кодрәт иясенә ялварсаң,
6әгәр саф күңелле, тугры булсаң,
Ул шунда ук сиңа ярдәмгә килер,
дәрәҗәле урыныңа кире кайтарыр.
7Юл башың игътибарга лаек булмаса да,
киләчәктә сине бөеклек көтә.

Явыз ниятлеләр һәм тугрылар тормышы

8Элекке буын кешеләреннән сораштыр,
тикшереп бел: аларның ата-бабаларына нәрсәләр мәгълүм булды икән?
9Без исә, әле кичә генә туган кебек, берни белмибез,
безнең гомер көннәре – эреп югалган шәүлә генә.
10Шул буын кешеләре сиңа аңлатмас, сөйләмәс идеме,
күңелдәгесен ачып салмас идеме?!

11Сазлыксыз урында папирус үсәрме?!
Су булмаган җирдә камыш баш калкытырмы?!
12Әлегә алар яшел һәм чабылмаган булса да,
барча үләннәрдән иртәрәк корый.
13Аллаһыны оныткан һәр кешене әнә шул көтә;
дәһринең
Дәһри – денсез, имансыз.
өмете әнә шулай киселә.
14Баглаган өмет-ышанычы – пәрәвез җебе кебек;
иминлеге – пәрәвез оясыдай.
15Оясына сөялер, ләкин оясы тотып тора алмас,
тотынучыны чыдатмас.
16Дәһри – кояшта чәчәк аткан үлән күк;
аның үсентеләре бөтен бакчага тарала,
17тамырлары вак ташларга ябыша,
таш диварларга сарыла.
18Ләкин аны үскән урыныннан төбе-тамыры белән йолкып алсаң,
шул урын аңардан ваз кичәр:
„Сине һичкайчан күргәнем юк“, – дияр.
19Тормышының бар шатлыгы әнә шулдыр!
Ә аның урынына инде туфрактан башка үсемлекләр шытып чыгар.

20Белеп тор: саф күңелле кешене Аллаһы кире какмый,
ә явызны – ярдәменнән ташлый.
21Ул әле синең иреннәреңне көләч итәчәк –
синең шатлыклы авазларың яңгырап торачак.
22Дошманнарың синең оятка калачак,
яманнарның чатыры юкка чыгачак».
Copyright information for TatIBT15