Job 9
Әюбнең өченче нотыгы
Көч сынашыргамы Аның белән – Ул бит гайрәтле
1Җавабында Әюб болай диде: 2«Әйе, сүзләреңнең дөреслеген беләмен.Ләкин кеше Аллаһы каршында ничек аклана ала?
3Әгәр берәрсе Аның белән бәхәскә керергә теләсә,
Аның мең соравыннан берсенә дә җавап бирә алмас иде.
4Зирәк йөрәкле Ул, көчле, мәһабәт,
Аңа каршы торганнарның кайсы исән-имин калыр?!
5Тауларны Ул кисәтүсез-нисез урыннарыннан күчереп йөртә,
ачуыннан аларны астын өскә китерә.
6Җирне Ул үз урыныннан кузгата,
аның нигезләрен дер селкетә.
7Ул әмер бирсә – Кояш калыкмый,
мөһер сугып, йолдызларның яктысын каплый.
8Ул берүзе күкләрне җәеп сала,
диңгез дулкыннары өстеннән йөгереп уза.
9Ул Җидегән, Орион, Өлкәр йолдызлыкларын ▼
▼ Өлкәр йолдызлыгы – русчасы: Плеяды.
,көньяк күге йолдызларын хасил итте;
10Аның кылган гамәлләре бөек, зиһен җитмәслек,
могҗизаларының исәбе-хисабы юк.
11Ул янымнан үтеп китәр, мин аны күрмәм,
узып китәр, ә мин аны шәйләмәм.
12Нәрсәңнедер тартып алыр – Аны кем туктата алсын?
Кем Аңа: „Син нәрсә эшлисең?“– дип, каршы әйтә алсын?
13Аллаһы Үзенең ачуын тыеп тормас,
Аның аяклары астында Раһаб ▼
▼ Раһаб – борынгылар күзаллаганча, явызлык һәм җимергеч көчне белдерә торган диңгез аждаһасы.
ярдәмчеләре дә сыгылып төшә.14Шулай булгач, ничек итеп мин Аңа җавап бирим,
Аңа каршы әйтер өчен, кайдан сүзләр табыйм?
15Гәрчә хаклы булсам да, мин кайтарып сүз әйтә алмас идем,
Хөкем итүчемнән бары мәрхәмәт сорар идем.
16Хәтта чакыруыма җавап бирсә дә,
сүзләремне тыңлар диеп ышанмыйм.
17Өермә күк ябырыла миңа,
бер сәбәпсез җәрәхәтләремне ишәйтә;
18тын алырга ирек бирми,
җанымны әрнү белән тутыра.
19Көч сынашыргамы Аның белән – Ул бит гайрәтле!
Хөкемгә тартыргамы –
тик Аңа каршы шаһитлыгымны тыңлаучы булырмы?!
20Гаепсез булсам да, үз телем үк мине хөкем итәр,
керсез булуыма карамастан, Ул мине, гаепле, дияр.
21Минем гаебем юк! Ләкин миңа инде барыбер,
мондый тормыш тәмам туйдырды.
22Минем инде һичнәрсәгә исем китми!
Шуңа күрә мин менә болай дим:
Ул гаепсезне дә, яманны да бердәй харап итә.
23Кинәт ябырылган бәла үлем китергәндә,
гаепсезләрнең өметсез хәленнән Ул көлә генә.
24Бөтен дөнья яманнар кулына тапшырылган,
ә Ул хөкемчеләрнең күзен бәйләп куйган.
Аңардан башка бу эшне кем эшли алсын?!
Аллаһы белән Әюб арасын килештерердәй затның булмавы
25Көннәрем чапкыннан да тизрәк үтеп китә, чаба гына,әмма алда яхшы нәрсә күренми;
26камыш көймәләр кебек узып китә,
табышына атылган бөркет кебек очып үтә.
27Әгәр: „Мин бар зарымны оныттым,
караңгы чыраем елмаю белән алышынды“, – дисәм дә,
28барыбер газапларымнан котым алына,
чөнки беләм: Син мине гаепсез дип танымаячаксың.
29Мин барыбер гаепле саналырмын –
шулай булгач, ник юкка тырышырга?
30Кар сулары белән юынсам да,
кулларымны селте белән юсам да,
31Син анда да мине пычрак сулы чокырга батырыр идең,
миннән хәтта үз киемнәрем дә җирәнер иде.
32Аллаһы бит минем кебек адәм баласы түгел,
ничек мин Аның белән тартыша алыйм,
ничек итеп мәхкәмәгә Аның белән дәгъвалашырга барыйм?
33Безнең арада, җилкәбезгә кулын салып,
килештерерлек берәү дә юк.
34Минем өстән җәза таягын алса иде,
мине дәһшәткә салудан туктаса иде Ул.
35Шулчак мин, Аңардан курыкмыйча, үз сүземне әйтә алыр идем –
әмма мондый шартларда бу эш мөмкин түгел.
Copyright information for
TatIBT15