Joel 2
1Сионда быргы кычкыртыгыз,халык өстенә афәт ябырылуын
Минем изге тавымда игълан итегез.
Бу җирдә яшәгән һәркем куркудан тетрәнеп торсын –
Раббы көне җитеп килә,
ул инде бик якын!
2Зольмәтле ▼
▼ Зольмәтле – караңгы.
бер көн булыр ул,болытлы, караңгы көн булыр.
Иртәнге нурлар тауларга яткан кебек,
исәпсез-сансыз куәтле чирү ябырылып килә.
Әлегәчә мондый яуның булганы юк иде
һәм киләчәктә дә булмас!
3Алар алдыннан – көйдергеч ут,
артларыннан ялкын дөрлидер.
Моңарчы Гадән бакчасы булган җирләр,
алар узганнан соң, вәйран ▼
▼ Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
булып кала.Алардан һичкем котылмас!
4Аларның кыяфәте атка охшаган,
атлы гаскәр кебек чабалар;
5сугыш арбалары кебек дөбердәп,
ут капкан салам кебек чытырдап
тау түбәләреннән узалар;
орышка әзерләнгән көчле халык кебек алар.
6Кешеләр алардан дер калтырап торыр,
һәркемнең йөзе агарынып калыр.
7Гаскәриләр кебек йөгереп киләләр дә алар
җитез генә диварларга үрмәләп менәләр,
һәркайсы үз юлы белән бара,
беркайчан юлыннан тайпылмый.
8Ук яңгырына карамыйча,
этешми-төртешми алга омтыла –
һөҗүмнәрен туктату мөмкин түгел.
9Алар шәһәргә бәреп керәләр,
дивар буйлап чабалар,
йортларга үрмәләп менәләр,
угрылар сыман, тәрәзәдән эчкә керәләр.
10Алар алдында җир вә күкләр тетрәп торыр,
кояш белән айның йөзе каралыр,
йолдызларның нуры сүнәр.
11Шушы гаскәрен Раббы Үзе әйдәп барыр,
кычкырып әмерен бирер.
Аның фәрманына буйсынган гаскәр
исәпсез-сансыз вә бик гайрәтледер.
Раббы көне бөек вә дәһшәтле!
Бу көнне кем исән кала алыр?!
12Раббы болай дип әйтә:
«Хәтта бүген дә, чын йөрәктән тәүбәгә килеп,
ураза тотып, елап һәм кайгырып,
Миңа әйләнеп кайта аласыз!
13Киемнәрегезне түгел – йөрәкләрегезне теткәләгез,
Раббы Аллагызга кайтыгыз,
чөнки Ул кызганучан вә рәхимле,
сабыр-түзем вә ифрат мәрхәмәтле
һәм билгеләнгән казаны булдырмаска шат.
14Кем белә, бәлки әле Ул сезне кызганыр,
Үзенең хәер-фатихасын бирер.
Шул чагында сез Аңа тагын
икмәк вә шәраб бүләкләре китерә башларсыз.
15Сионда быргы кычкыртыгыз,
изге ураза көннәре билгеләгез,
эштән тыелып торыгыз.
16Халыкны җыегыз,
аларны изге җыенга чакырыгыз –
өлкәннәр, кечеләр, имчәк балалары да шунда булсын,
кияүләр белән кәләшләр дә бүлмәсеннән чыксын.
17Раббы хезмәтчеләре, руханилар,
Аллаһы йорты белән мәзбәх арасында күз яшьләре түгеп:
„Йа Раббы, кызган Үз халкыңны, – дисеннәр, –
газизләреңне мыскыл иттермә,
чит халыклар көлкесенә калдырма;
башкалар: ‘Кайда соң аларның Алласы?!’ –
дип әйтерлек булмасын“».
18Шуннан Раббы,
Үз җирен фидакарьләрчә яклап, халкын ярлыкаячак,
19Үзенең халкына җавап итеп:
«Менә, Мин сезгә икмәк, шәраб вә май бирермен,
шулар белән тамак туйдырырсыз.
Бүтәнчә сезне чит-ят халыклардан мәсхәрә иттермәм, –
диячәк. –
20Төньяктан килгән гаскәрне илегездән
чыгып китәргә мәҗбүр итәрмен,
сусыз чүлгә куып җибәрермен.
Алдагы сафларны – көнчыгыш диңгезгә,
арттагыларын көнбатыш диңгезгә олактырырмын –
аларның мәетләреннән коточкыч сасы ис таралыр», –
диячәк. –
Бөек эшләр башкара Ул!
21Курыкма, җир,
сөен вә күңел ач,
чөнки Раббы бөек эшләр башкара!
22Әй кыргый хайваннар, курыкмагыз,
чөнки чүлдәге көтүлекләрдә үлән шытып чыгар,
агачлар җимеш бирер,
инҗир белән йөзем агачы да мул уңыш китерер.
23Сез дә, Сион балалары, сөенегез,
Раббы Аллагыз шатлык чыганагы булсын,
чөнки яңгырларын Ул сезгә вакытында җибәрер,
әүвәлгечә язын да, көзен дә яңгырларын яудырыр.
24Ындырлар ашлык белән тулыр,
чаннар йөзем суы вә зәйтүн мае белән мөлдерәмә булыр.
Раббы болай ди:
25«Теге саранча чирүе рәвешендә
сезгә җибәргән гаскәр зыянын
Мин артыгы белән каплармын.
26Туйганчы ашап-эчәрсез
һәм Раббы Аллагызның исемен данларсыз:
Ул сезгә гаҗәеп могҗизалар эшләде.
Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.
27Сез Минем Исраил халкы арасында булуымны,
Раббы Аллагыз икәнемне,
Миннән башка алла юклыгын белерсез.
Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.
28Аннары Мин һәр кешегә Үземнең Рухымны яудырырмын:
угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр,
өлкәннәрегез гаиптән хәбәр ▼
▼ Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирүче төшләр күрер,егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр.
29Ул көннәрдә хәтта кол ирләр белән кол хатыннарга да
Үз Рухымны яудырырмын.
30– 31Раббының бөек вә дәһшәтле көне җитәр алдыннан
күктә дә, җирдә дә галәмәтле билгеләр –
кан, ут вә төтен баганалары күренер,
кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.
32Раббы исемен телгә алып,
Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылып калыр,
чөнки, Раббы әйткәнчә, Сион тавына вә Иерусалимгә
качып киткәннәр котылу табар.
Copyright information for
TatIBT15