Joel 3
1Менә шул көннәрдә, шул вакытта,Яһүдә белән Иерусалимне әсирлектән коткаргач,
2Мин, бар халыкларны җыеп, Хөкем үзәненә китерермен
һәм аларны Үземнең милкем Исраилгә каршы
кылган гамәлләре өчен хөкемгә тартырмын,
чөнки алар Минем халкымны
төрле кавемнәр арасына тараттылар,
җиремне үзара бүлгәләп бетерделәр,
3халкымны жирәбә салып бүлгәләделәр,
фахишәләргә түләр өчен – ир балаларны,
шәраб алып эчәр өчен, кыз балаларны коллыкка саттылар.
4Әй Сур вә Сидун каласы, әй Пелешет җирендәге барлык өлкәләр, ни кылмакчы буласыз сез Миңа? Үч кайтармакчымы, Миннән үч алмакчымы сез? Кылган гамәлләрегезне Мин кичекмәстән үз башыгызга кайтарырмын! 5Чөнки сез Минем алтын-көмешемне, бар хәзинәмне тартып алып гыйбадәтханәләрегезгә куйдыгыз. 6Яһүдә вә Иерусалим угылларын сез, үз җирләреннән сөреп, яванлыларга саттыгыз. 7Әмма Мин аларны сез сатып җибәргән урыннан кайтарырмын һәм сез аларга кылганны үзегезгә кылырмын: 8угыл-кызларыгызны яһүдиләргә сатармын, алар исә еракта яшәүче шебалыларга сатып җибәрер, – дип әйтте Раббы. – 9Бар халыкларга игълан итегез:
„Сугышка әзерләнегез,
яугирләрегезне ▼
▼ Яугир – сугышчы.
орышка чакырыгыз –бөтен сугышчылар күтәрелеп чыксын.
10Сукадан – кылыч,
урактан сөңге очлыклары коегыз.
Иң көчсезе дә: ‘Мин көчле!’ – дип әйтсен.
11Әй тирә-яктагы халыклар, ашыгыгыз,
бергә тупланыгыз!“»
Йа Раббым, батыр угылларыңны шунда алып бар!
12«Халыклар, күтәрелеп, Хөкем үзәненә җыелсыннар,
чөнки Мин,
тирә-яктан җыелган барлык халыкларны хөкем итәр өчен,
шунда килеп утырачакмын», – ди Раббы.
13Уракларыгызны эшкә җигегез,
чөнки игеннәр өлгерде;
йөзем таптарга барыгыз,
чөнки йөзем изгечләр җимеш белән мөлдерәмә;
йөзем суы тулып аккан кебек,
халыкларның явызлыгы баштан ашкан.
14Хөкем үзәне халык белән тулы! –
Хөкем үзәненә Раббы көне якынлаша!
15Кояш вә ай тоныкланыр,
йолдызларның нуры сүнәр.
16Раббы, Сионнан торып, Үз сүзен белдерер,
Иерусалимнән Үз тавышын җиткерер –
күк тә, җир дә калтырап торыр.
Әмма Раббы Үз халкын сыендырыр,
исраилиләрне яклап калыр.
17«Шул чагында сез Раббы икәнемне,
Үземнең изге тавым Сионда яшәвемне белерсез, – ди Раббы. –
Иерусалим изге урын булыр,
чит кавемнәр инде аның аша үтә алмас.
18Шундый көн килер:
таулардан шәраб саркып,
калкулыклардан сөт елгалары агып торыр,
Яһүдә иленең бөтен елгалары су белән тулыр;
Раббы йортыннан чишмә агып чыгып
Шиттим үзәненә ▼
▼ …Шиттим үзәненә… – Коры туфраклы әлеге үзәндә сәрви куаклары гына үскән.
су биреп торыр.19Яһүдә угылларын кыерсыткан,
аның җирендә гаепсезгә кан түккән өчен,
Мисыр – чүлгә,
Эдом буш далага әйләнер.
20Яһүдә вә Иерусалим исә мәңге,
буыннан-буыннаргача яшәр.
21Мин аларның каннары өчен
гаеплеләрдән үч алырмын, кичермәм!
Мин, Раббы, һәрвакыт Сионда яшәрмен».
Copyright information for
TatIBT15