‏ Jonah 3

Юнысның Раббыга буйсынуы

1Раббы Юныска икенче мәртәбә сүзен ирештерде:

2– Ниневәгә юл ал! Шул бөек шәһәргә барып, Мин кушканча, халкын кисәт!

3Юныс, Раббының сүзен үтәп, Ниневәгә китте. Ниневә шундый бөек бер шәһәр иде ки, аны карап чыгу өчен өч көн вакыт кирәк иде. 4Беренче көнне Юныс, шәһәр буйлап йөреп, халыкны үгетләде:

– Кырык көннән соң Ниневә җимереләчәк! – диде.

5Ниневәлеләр Аллаһы сүзенә ышандылар һәм олысыннан кечесенә кадәр уразага керделәр, тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп, тупас тукымага төренделәр.

6Ниневә патшасына бу хәбәр килеп ирешкәч, ул, тәхетеннән торып, өстеннән патша киемнәрен салды да, тупас тукымага төренеп, көл өстенә утырды. 7Шуннан соң патша Ниневәдә түбәндәге фәрманны игълан итте: «Патша һәм аның түрәләренең боерыгы нигезендә кешеләргә дә, хайваннарга да – сыермы ул, сарыкмы – ашарга-эчәргә рөхсәт ителми! 8Бөтен кеше һәм хайван тупас тукыма ябынсын. Һәркайсы чын күңелдән Аллаһыга ялварсын, явызлык һәм җәбер кылудан ваз кичсен. 9Кем белә, бәлки әле, Аллаһы, күңеле йомшарып, уеннан кайтыр, ачуланудан туктар һәм безне һәлак итмәс».

10Аллаһы, аларның гамәлләрен – явызлык кылудан туктауларын күргәч, халыкны кызганды һәм алар өстенә җибәрергә вәгъдә иткән бәла-казасын җибәрми калды.

Copyright information for TatIBT15