‏ Jonah 4

Юнысның Раббы кызгануын кабул итмәве

1Моны күреп, Юныс бик гарьләнде, аның ачуы чыкты. 2Раббыга ул шундый дога кылды:

– И-и Раббы, шушылай буласын өйдә чакта ук әйтмәдеммени?! Шуңа күрә Таршишка качмакчы булдым да инде, чөнки белә идем: Син кызганучан вә рәхимле, түзем-сабыр вә үтә мәрхәмәтле, бәла-каза җибәрергә дигән уеңнан кире кайтучан Алласың.
3И-и Раббы, инде хәзер җанымны ал, чөнки минем өчен үлем яшәүдән яхшырактыр.

4Раббы әйтте:

– Синең шулай ачуланырга ни хакың бар?!

5Юныс шәһәрдән чыкты да, көнчыгышка таба юл алып, бер урынга килеп утырды. Шунда ул үзенә куыш ясады һәм, күләгәгә утырып, шәһәр белән ниләр буласын көтә башлады.

6Раббы Алла, Юнысның баш өстенә күләгә төшереп, уңайсыз хәлен җиңеләйтер өчен, бер үсемлек үстерде. Юныс моңа бик сөенде. 7Әмма икенче көнне таң атканда Аллаһы бер кортны җибәрде, һәм шул корт үсемлекне кимереп корытты. 8Кояш чыккач, Аллаһы көйдергеч көнчыгыш җиле истерде. Юнысның башын кояш шундый кыздырды ки, эссе сугудан ул һуштан язар хәлгә җитте.

– Болай яшәгәнче, үлүең яхшырак, – диде ул, үзенә үлем теләп.

9Ләкин Аллаһы Юныска әйтте:

– Үсемлек корганга, шулай ачуың чыктымы?

– Әйе, – диде Юныс, – бик каты ачуым чыкты. Шуңа күрә үләргә телим дә.

10Шунда Раббы Юныска әйтте:

– Син үзең карап үстермәгән үсемлекне кызганасың. Ул бер төндә тишелеп үсте, икенче төндә юкка да чыкты.
11Ә Мин ничек итеп Ниневәне, шул бөек шәһәрне кызганмыйм ди?! Бу шәһәрдә, күп санлы хайваннарны санамаганда, йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше
…бәхетсез кеше… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: уңны сулдан аера алмаган кеше.
яши.

Copyright information for TatIBT15