Jonah 1
Юнысның Раббыдан качуы
1Амиттай углы Юныска Раббы шушы сүзләрне ирештерде: 2– Ниневәгә ▼▼ Ниневә – Ашшур илендәге шәһәр. Ашшурлылар исраилиләрнең дошманы булган.
юл ал, шул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт! Чөнки Миңа андагы явызлыклар турында хәбәр килеп иреште. 3Әмма Юныс, Раббыдан качмакчы булып, капма-каршы якка китеп барды. Яфу шәһәренә килеп төшкәч, Таршишка ▼▼ Таршиш – Испаниядә урнашкан Фойникә (Финикия) колониясе дип фаразлана.
баручы бер корабка юлыкты. Юл бәһасен түләп корабка утырды да, Раббыдан ераграк китү өчен, Таршишка юл тотты. 4Ләкин Раббы диңгез өстендә шундый көчле җил кузгатты ки, коточкыч давыл кубып, кораб җимерелер хәлгә килде. 5Диңгезчеләрнең котлары алынып, һәммәсе үз илаһына ялварды. Корабны җиңеләйтү өчен, алар йөкне диңгезгә ыргытырга тотындылар. Юныс исә кораб төбенә төшеп ятты да тирән йокыга талды. 6Кораб башлыгы, Юныс янына төшеп: – Нишләп йоклап ятасың? Тор! Илаһыңа ялвар! Бәлки, хәлебезгә керер дә, һәлак булмабыз, – диде. 7Диңгезчеләр: – Әйдәгез, жирәбә салып белик: бу бәлагә кем аркасында тарыдык икән? – диешә башладылар. Жирәбә салдылар, һәм ул Юныска чыкты. 8Шуннан соң Юныска: – Сөйләп бир: бу бәла кем аркасында башыбызга төште? – диделәр. – Шөгылең нинди? Кайдан киләсең? Ватаның кайда? Кайсы халыктан буласың? 9– Мин гыйбриләрдән, – дип җавап бирде Юныс. – Диңгезне һәм җирне яраткан Күк Алласына, Раббыга табынамын. 10Диңгезчеләргә ул Раббыдан качуын да әйтте. Диңгезчеләр бик нык куркуга төштеләр һәм Юныстан: – Ни өчен шулай эшләдең? – дип сорадылар. 11Диңгез тагы да катырак ярсыганга күрә, Юныстан алар: – Диңгез тынсын өчен, сине нәрсә эшләтик? – дип сорадылар. 12Юныс: – Тотыгыз да диңгезгә атыгыз мине, – дип җавап бирде. – Шулвакыт диңгез тынар. Мин беләмен: бу коточкыч давылга сез минем аркада эләктегез. 13Диңгезчеләр, аның сүзләренә карамыйча, коры җиргә җитү өчен, ишкәкләре белән катырак ишәргә керештеләр, әмма файдасы тимәде, чөнки диңгез ярсый-ярсый дулавын дәвам итте. 14Раббыга мөрәҗәгать итеп: – Йа Раббы, ялварып сорыйбыз, – диде алар. – Шушы адәмнең җаны өчен һәлак булмасак иде. Безне гаепсез адәмнең үлеме өчен гөнаһлы итмә. Син, Раббы, инде теләгәнеңне эшләдең! 15Шулай дип, алар Юнысны диңгезгә тотып аттылар – ярсыган диңгез шундук тынычланды. 16Бу хәлдән соң диңгезчеләр, Раббыдан куркып, Аңа корбан китерделәр һәм нәзерләрен әйттеләр.
Copyright information for
TatIBT15