‏ Jonah 2

1Шуннан соң Раббы бер зур балыкка Юнысны йотарга кушты. Юныс өч көн вә өч төн шул балыкның карынында булды.

Юнысның догасы

2Юныс балыкның карыныннан Раббы Алласына шундый дога кылды:

3«Бәлагә юлыккан вакытымда Раббыга ялвардым,
һәм Ул миңа җавап бирде;
үлеләр аймагының төпкеленнән мин ярдәм сорадым,
һәм Син тавышымны ишеттең.
4Син мине тирәнгә, диңгез төбенә төшердең,
ташкын суларың мине чолгап алды;
өркәч-өркәч суларың һәм дулкыннарың
бөтенесе минем өстән узды.
5„Хозурыңнан сөрелдем,
тик шулай да Синең изге йортыңны яңадан күрермен!“– дидем.
6Сулар мине тәмам чорнап алды,
төпсез упкын кочагына эләктем,
башыма диңгез үләннәре уралды.
7Тауларның нигезенә кадәр иңдем,
җир карынында мәңгелеккә бикләндем,
әмма Син, Раббы Аллам, мине үлем упкыныннан чыгардың!
8Җаным хәлдән таеп, мин Раббыны искә төшердем,
һәм Минем догам Сиңа, Синең изге йортыңа барып иреште.
9Яраксыз потларга табынучылар
үзләренә кылынасы мәрхәмәттән баш тартты,
10ә мин Сиңа шөкер итеп корбан китерермен,
әйткән нәзерләремне үтәрмен.
Котылу – Раббыдандыр!»

11Шуннан Раббы балыкка Юнысны коры җиргә косып чыгарырга кушты.

Copyright information for TatIBT15