‏ Joshua 1

Раббының кәнганиләр илен яулап алырга боеруы

1 Аллаһы колы Муса вафат булганнан соң, аның ярдәмчесе Нун углы Ешуага Раббы болай диде:

2– Колым Муса вафаттыр, шулай булгач, бу халыкны Үрдүн елгасының аръягына, Мин исраилиләргә бирергә ниятләгән җирләргә алып чык; 3Мусага вәгъдә иткәнчә, аяк табаныгыз баскан һәр урынны Мин сезгә бирәм. 4Чүлдән һәм Ливаннан алып бөек Фырат елгасына кадәр сузылган хиттиләр иле һәм кояш баешына таба Бөек диңгезгәчә барлык җирләр сезнеке булыр. 5Үзең исән чакта һичкем сиңа каршы тора алмас; һәрчак Муса хозурында булган кебек, Мин һаман янәшәңдә булырмын – сине калдырмам да, ташлап та китмәм. 6Нык һәм кыю йөрәкле бул, чөнки бу халыкны син, ата-бабаларына ант иткәнемчә, аларга тәгаенләнгән җирләргә алып барырсың. 7Тик син нык һәм кыю йөрәкле бул, колым Муса сиңа васыять итеп әйтеп калдырган барлык кануннарны бозмыйча төгәл үтә, тотынган һәр эшең уңышлы булсын өчен, әлеге кануннардан уңга да, сулга да тайпылма. 8Канун китабында язылганнар һаман синең телеңдә булсын, аларны төгәл үтәр өчен, көн-төн китапны өйрән, шул чагында йөргән юлларың һәм кылган гамәлләрең уң булыр. 9Шулай итеп, Мин сиңа, нык һәм кыю йөрәкле бул, дип боерамын, курыкма һәм рухыңны төшермә, чөнки Раббы Аллаң, кайда гына барсаң да, синең юлдашыңдыр.

Үрдүнне кичәргә әзерлек күрү

10Шуннан Ешуа халыкның җитәкчеләренә мондый боерык бирде:

11– Станны йөреп чыгып, халыкка: «Юлда ашар өчен, ризык хәстәрләгез, чөнки ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә биләмәгә бирә торган җирләрне алыр өчен, өч көннән Үрдүн елгасын кичәрсез», – дип белдерегез.

12Рубин һәм Гәд ыругларына, шулай ук Көнчыгыш менашшеларга
…Көнчыгыш менашшелар… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Менашше ыругының бер яртысы.
исә Ешуа болай диде:

13– Раббы колы Мусаның «Раббы Аллагыз сезгә тыныч тормыш бүләк итә һәм шушы җирләрне бирә» дип васыять итеп калдырган сүзләрен хәтерегездә тотыгыз. 14 15Муса сезгә Үрдүннең бу ягыннан биргән җирләрдә хатыннарыгызны, бала-чагагызны вә мал-туарыгызны калдырыгыз да, коралланып, туганнарыгыз алдыннан барыгыз һәм, Раббы сезгә тыныч тормыш бүләк иткән кебек, алар да тынычлыкка тиенгәнче – Раббы Аллагыз тәгаенләгән җирләрне үзләренә биләмәгә алганчы – аларны ярдәмегездән ташламагыз. Шуннан соң, Аллаһы колы Муса сезгә Үрдүн елгасыннан көнчыгыштарак бүлеп биргән җирләргә кайтып, үз биләмәгездә яши башларсыз.

16Ешуага җавап итеп, алар:

– Нәрсә боерсаң, шуны эшләрбез. Кая җибәрсәң, шунда барырбыз;
17Мусага буйсынган кебек, сиңа да буйсыну белдерербез; тик синең Раббы Аллаң, һәрчак Муса янында булган сыман, һаман синең янда булсын. 18Синең әмереңә буйсынмаган һәм сүзләреңә колак салмаган һәркем үлемгә дучар ителсен. Тик син нык һәм кыю йөрәкле бул! – диде.

Copyright information for TatIBT15