‏ Joshua 12

Муса пәйгамбәрдән җиңелгән патшалар

1Исраилиләр Үрдүннән көнчыгыштагы җирләрнең патшаларын, ягъни Арнон үзәненнән Хәрмун-тауга кадәр (Үрдүн үзәненең көнчыгыш өлешен кертеп) булган җирләрнең патшаларын тар-мар иттеләр һәм шул җирләрне үзләренә тартып алдылар. Әлеге патшалар түбәндәгеләр. 2Беренчесе – Хишбун каласында яшәгән амори патшасы Сихон. Аның патшалыгы Арнон үзәне читендәге Арогыр каласыннан башланып, Арнон үзәненең урта бер җиреннән Яббок елгасына (әлеге елга аммониләр белән ике арада чик сызыгы булып тора) кадәр сузылган иде, бу – Гилыгад төбәгенең көньяк тарафтагы өлешен тәшкил итә иде. 3Сихон шулай ук Араба үзәненең көнчыгыш өлеше – Киннерет күленнән Тозлы диңгезгә, көнчыгышка таба Бәйт-Ешимот шәһәренә һәм көньякта Фесгә-тау битләвенә кадәр сузылган җирләр белән идарә итә иде. 4Икенчесе – Башан патшасы Ог. Ул – соңгы рефаимнәрнең берсе, аның башкалалары Аштарот белән Эдрегый иде. 5Аның патшалыгына Хәрмун тау, Салха каласы, гәшүриләр вә мәгакәһиләр чигенә кадәр бөтен Башан өлкәсе һәм Хишбун патшасы Сихон биләмәсенә кадәр сузылган җирләр керә иде. 6Раббы колы Муса һәм исраилиләр әлеге патшаларны тар-мар иттеләр. Муса аларның җирләрен Рубин, Гәд һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмәгә бирде.

Нун углы Ешуадан җиңелгән патшалар

7 8Ешуа һәм исраилиләр Үрдүннән көнчыгыштагы патшаларны – Ливан үзәнендәге Багал-Гәд шәһәреннән башлап, Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавына кадәр сузылган җирләрнең патшаларын тар-мар китерделәр. (Ешуа хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви һәм явүсиләр яшәгән таулы-калкулыклы урыннарны, тау итәге Шефеланы, көнбатыштагы тау итәкләрен, сахраны һәм Нәгеб чүлен Исраил ыругларына биләмәгә бүлеп бирде.) Әлеге патшалар шушылардыр: 9Әрихә патшасы, Бәйт-Эл янындагы Гай патшасы, 10Иерусалим патшасы, Хебрун патшасы, 11Ярмут патшасы, Лахиш патшасы, 12Эглон патшасы, Газер патшасы, 13Дебир патшасы, Гедер патшасы, 14Хорма патшасы, Арад патшасы, 15Либна патшасы, Адуллам патшасы, 16Маккеда патшасы, Бәйт-Эл патшасы, 17Таппуах патшасы, Хепер патшасы, 18Афык патшасы, Шарон патшасы, 19Мадон патшасы, Хатсор патшасы, 20Шимрон-Мерон патшасы, Ахшаф патшасы, 21Таганах патшасы, Мегиддо патшасы, 22Кыдыш патшасы, Кәрмил тавы янындагы Йокнегам патшасы, 23Нафат-Дордагы
Нафат-Дор – яки «Дор калкулыгы».
Дор патшасы, Гәлиләядәге
Гәлиләядәге – яки «Гилгәлдәге».
Гоим патшасы,
24Тирса патшасы. Барлыгы утыз бер патша.

Copyright information for TatIBT15