Joshua 19
Шимун ыругы җирләре
1Жирәбәнең икенчесе Шимун ыругындагы нәселләргә чыкты; аларга дигән җирләр Яһүдә угылларының биләмәсе эчендә урнашкан иде. 2Алар өлешенә түбәндәге шәһәрләр чыкты: Беер-Шеба (ягъни Шеба), Молада, 3Хатсар-Шугал, Балаһ, Эсем, 4Элтолад, Бетул, Хорма, 5Сыйкләг, Бәйт-Маркабут, Хатсар-Суса, 6Бәйт-Лебаот һәм Шарухен – авыллары белән бергә барлыгы унөч шәһәр; 7Аин, Риммун, Этер һәм Ашан – авыллары белән бергә барлыгы дүрт кала; 8шулай ук Багалат-Беерга (ягъни Рамат-Нәгебкә) җиткәнче әлеге шәһәрләр тирәсендәге бөтен авыллар. Шимун ыругы нәселләренең биләмә җирләре әнә шулардыр. 9Яһүдә угылларының биләмәсе артык зур булу сәбәпле, Шимун угылларына җир алар өлешеннән бүлеп бирелде. Шул рәвешле, шимуннарга тәгаенләнгән җирләр яһүдиләр биләмәсе эчендә булды.Зәбулун ыругы җирләре
10Жирәбәнең өченчесе Зәбулун ыругындагы нәселләргә чыкты; аларның биләмәсе Сарид шәһәренә кадәр сузыла. 11Саридтән соң чик сызыгы көнбатышка – Маргала шәһәренә таба бара да Даббешет шәһәренә һәм Йокнегам шәһәре каршындагы үзәнгә килеп җитә. 12Саридтән ул көнчыгышка юл ала, Кислот-Таворның янәшәсеннән узып, Дабератка юнәлә, аннары Яфия шәһәренә күтәрелә 13һәм, көнчыгышка – Гәт-Хепер вә Эт-Касин шәһәрләренә – юлын дәвам итеп, Риммунга барып җиткәч, Нега шәһәренә таба борыла. 14Шуннан соң ул Ханнатон шәһәрен төньяктан әйләнеп уза да Ифтах-Эл үзәненә җитеп туктый. 15Зәбулун ыругы биләмәсенә тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы унике шәһәр, шул исәптән Каттат, Наһалал, Шимрон, Идала һәм Бәйт-Лехем керде. 16Зәбулун ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.Исәсхәр ыругы җирләре
17Жирәбәнең дүртенчесе Исәсхәр ыругындагы нәселләргә чыкты. 18Аларның биләмәсенә Изрегыл, Кесуллот, Шунем, 19Хапараим, Шион, Анахарат, 20Раббит, Кышион, Эвес, 21Ремет, Эн-Ганним, Эн-Хадда һәм Бәйт-Пасес шәһәрләре керде. 22Ыругның биләмә чиге, Тавор, Шахасум һәм Бәйт-Шемеш шәһәрләре аша үтеп, Үрдүн ярына җитеп туктый. Исәсхәрләр уналты шәһәргә һәм шулар тирәсендәге авылларга хуҗа булды. 23Исәсхәр ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.Ашер ыругы җирләре
24Жирәбәнең бишенчесе Ашер ыругындагы нәселләргә чыкты. 25Аларның биләмәсенә Хелкат, Хали, Бетен, Ахшап, 26Аламмәлик, Амгад һәм Мишал шәһәрләре керде. Көнбатышта Ашер ыругының биләмәсе Кармил тавы һәм Шихор-Либнат елгасы белән чикләнә. 27Шул җирдән чик сызыгы, Бәйт-Дагон шәһәренә таба борылып, көнчыгышка – Зәбулун җирләренә һәм Ифтах-Эл үзәненә килеп тоташа. Аннары, Бәйт-Эмык һәм Нәгыил шәһәрләрен үтеп, төньякка – Кавул, 28Абдун, Рәхуб, Хаммон һәм Канага дәвам итә. Бөек Сидун шәһәренә килеп җитеп, 29Рамаһка таба китә һәм ныгытылган Сур каласына юл ала да, Хоса ягына борылып, диңгез ярында тәмамлана. Махалаб, Акзиб, 30Умма, Афык Һәм Рәхуб шәһәрләрен исәпкә алып, ашерлар биләмәсенә тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы егерме ике шәһәр керде. 31Ашер ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.Нәптали ыругы җирләре
32Жирәбәнең алтынчысы Нәптали ыругындагы нәселләргә чыкты. 33Аларның биләмә чикләре Хелеп шәһәреннән һәм Сагананнимдә үсеп утырган имәннән башлана да Адами-Нәкыб һәм Явнеил аша үтә һәм, Лаккум шәһәренә җитеп, Үрдүн ярында тәмамлана. 34Көнбатышка таба чик сызыгы Азнот-Таворга, шуннан соң Хукок шәһәренә юл ала. Көньякта нәпталиләр биләмәсе – зәбулуннар җире белән, көнбатышта – ашерлар җире белән, кояш чыгышы тарафында Үрдүн елгасы белән чикләнә. 35Аларның биләмәсенә ныгытылган калалар Сиддим, Сер, Хаммат, Раккат, Киннерет, 36Адама, Рамаһ, Хатсор, 37Кыдыш, Эдрегый, Эн-Хатсор, 38Иреон, Мигдал-Эл, Хорем, Бәйт-Анат һәм Бәйт-Шемеш керә; тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы унтугыз шәһәр. 39Нәптали ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.Дан ыругы җирләре
40Жирәбәнең җиденчесе Дан ыругындагы нәселләргә чыкты. 41Аларның биләмә җирләренә Сурга, Эштаол, Ир-Шемеш, 42Шагалабин, Айалун, Итла, 43Элун, Тимна, Экрон, 44Элтыкы, Гиббетон, Багалат, 45Еһүд, Бене-Берак, Гәт-Риммун шәһәрләре, 46Ме-Яркун, Раккун һәм Яфу каласы янындагы җирләр керде. 47Әмма Дан угыллары үзләренә тигән җирләрне югалталар һәм, яуга кузгалып, Лешем каласына һөҗүм итәләр; шәһәрне кулга төшергәннән соң, аның халкын кылычтан уздыралар һәм, биредә үзләре яши башлап, ерак бабалары хөрмәтенә Лешем каласына Дан дип исем кушалар. 48Дан ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.Нун углы Ешуаның өлеше
49Бөтен илне үзара бүлеп бетергәннән соң, исраилиләр үз җирләреннән Нун углы Ешуага өлеш чыгардылар. 50Раббы әмер иткәнчә, Ешуага алар Эфраим тауларыннан Ешуа үзе сайлаган Тимнат-Серах шәһәрен бирделәр. Шәһәрне төзекләндергәннән соң, Ешуа шунда яши башлады. 51Рухани Элгазар, Нун углы Ешуа, шулай ук нәсел башлыклары, Очрашу чатыры алдында, Раббы каршында Шилоһта жирәбә салып, Исраил ыругларына бүлеп биргән биләмә җирләре әнә шулардыр. Шулай итеп, җирне бүлү тәмамланды.
Copyright information for
TatIBT15