‏ Joshua 20

Сыену шәһәрләре

1Беркөн Раббы Ешуага:

2– Муса аша сезгә боерганымча, Исраил угылларына сыену шәһәрләре төзергә куш. 3Кем дә булса һичнинди начар уйсыз яисә ялгышлык белән икенче берәүнең җанын кыя калса, кан үчен кайтаручыдан шунда качып котыла ала. 4Әлеге шәһәрләрнең берсенә качкан кеше шәһәр капкасы янына килеп бассын да ни-нәрсә булганын шәһәр өлкәннәренә сөйләсен, һәм алар, аны кабул итеп, яшәр урын бирсеннәр. 5Әгәр инде аны кан дошманы эзәрлекләп килсә, гаепле кешене аның кулына тапшырмасыннар, чөнки кан кою ялгышлык белән булган, һәм моңарчы алар дошманлашып яшәмәгән. 6Гаепле кешегә җәмәгать хөкеме кылынганчы яисә шул заманда баш рухани вазифасын үтәүче дөнья куйганчы, әлеге качкын шул шәһәрдә яшәсен. Бары тик шуннан соң гына ул үз өенә, үз шәһәренә әйләнеп кайта ала.

7Сыену шәһәрләре дип шулар билгеләнде: нәпталиләрнең таулы җирендә, Гәлиләя өлкәсендә – Кыдыш; эфраимнәрнең таулы төбәгендә – Шәкем; яһүдиләрнең таулы төбәгендә – Кыръят-Арба (ягъни Хебрун). 8Үрдүн аръягында исә, Әрихә каласыннан көнчыгышта, сыену шәһәрләре шулар иде: Рубин ыругына караган яссылыктагы чүлдә – Бесер; Гәд ыругына караган Гилыгад төбәгендә – Рамот; Менашше ыругына караган Башан төбәгендә – Голан.

9Шулай итеп, әнә шулар сыену шәһәрләре дип билгеләнде. Исраил угылларыннан яки алар арасында яшәүчеләрдән кем дә булса һичнинди начар уйсыз яисә ялгышлык белән кеше җанын кыйса, җәмәгать хөкеме кылынганчы кан үчен кайтаручыдан шушы махсус шәһәрләрдә яшеренеп кала ала.

Copyright information for TatIBT15