Joshua 21
Левиләр өлешенә чыккан шәһәрләр
1– 2Көннәрдән беркөнне левиләрнең нәсел башлыклары Кәнгандагы Шилоһ шәһәренә – рухани Элгазар, Нун углы Ешуа һәм Исраилнең башка нәсел башлыклары янына килде һәм: – Муса аша Раббы шуны әмер иткән иде: «Леви ыругына яшәр өчен шәһәрләр һәм терлек көтәр өчен шул шәһәрләр тирәсендә көтүлекләр бирелергә тиеш», – диде. 3Шуннан Исраил угыллары, Раббы боерганча, үзләренең биләмә җирләреннән левиләргә түбәндәге шәһәрләр белән бергә көтүлек җирләре бүлеп бирделәр. 4Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган рухани Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә, Шимун һәм Беньямин ыругларының биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде. 5Кыһат нәселенең башка угылларына исә Эфраим, Дан ыругларына, шулай ук Көнбатыш менашшеларга караган биләмә җирләреннән ун шәһәр бүлеп бирелде. 6Левиләрнең Гершон нәселенә Исәсхәр, Ашер, Нәптали ыругларының һәм Башан җирендә төпләнгән Көнчыгыш менашшеларның биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде. 7Левиләрнең Мерари нәсел варисларына Рубин, Гәд һәм Зәбулун ыругларына караган биләмә җирләреннән унике шәһәр бүлеп бирелде. 8Шул рәвешле, Раббы Мусага кушканча, әлеге шәһәрләрне һәм алар тирәсендәге көтүлекләрне исраилиләр, жирәбә салып, левиләргә бүлеп бирделәр. 9– 10Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә һәм Шимун угыллары биләмәсеннән бүлеп бирелгән шәһәрләрнең исемнәре түбәндә китерелә. 11Аларга Анак атасы Арбаның шәһәре, Яһүдә таулыгында урнашкан Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм аның тирәсендәге көтүлек җирләре бүлеп бирелде, 12ләкин шәһәр тирәсендәге басу-кырлар һәм авыллар Ифунни углы Кәлеб биләмәсе булды. 13Рухани Һарунның нәсел варисларына тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Хебрун (сыену шәһәре), Либна, 14Яттир, Эштемога, 15Холон, Дебир, 16Аин, Ютта һәм Бәйт-Шемеш калалары чыкты. Яһүдә һәм Шимун ыруглары биләмәсеннән – тугыз шәһәр. 17Беньямин ыругыннан аларга тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гибгон, Геба, 18Анатот һәм Алмон – дүрт шәһәр бүлеп бирелде. 19Җыйнап әйткәндә, Һарунның нәсел варислары, руханилар, тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алдылар. 20– 21– 22Леви ыругына караган Кыһат токымындагы башка угыллар жирәбәгә түбәндәге шәһәрләрне алды. Эфраим ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Эфраим таулыгындагы Шәкем (сыену шәһәре), Газер, Кибсаим, Бәйт-Хорун. 23– 24Дан ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Элтыкы, Гиббетон, Айалун һәм Гәт-Риммун. 25Көнбатыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Таганак һәм Гәт-Риммун. 26Җыйнап әйткәндә, Кыһат токымындагы башка угыллар тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы ун шәһәр алдылар. 27Леви ыругына караган Гершон токымына түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Көнчыгыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Башан төбәгендәге Гөлән (сыену шәһәре) һәм Багаштра. 28– 29Исәсхәр ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Кышион, Даберат, Ярмут һәм Эн-Гәнним. 30– 31Ашер ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Мишал, Абдун, Хелкат һәм Рәхуб. 32Нәптали ыругы биләмәсеннән өч шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гәлиләя төбәгендәге Кыдыш (сыену шәһәре), Хаммот-Дор һәм Картан. 33Җыйнап әйткәндә, Гершон нәселе тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алды. 34– 35Левиләрнең калганнарына – Мерарит нәселенә – түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Зәбулун ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Йокнегам, Картаһ, Димна һәм Наһалал. 36– 37Рубин ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Бесер, Яһас, Кыдемот һәм Мефагат. 38– 39Гәд ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гилыгад төбәгендәге Рамот (сыену шәһәре), Маханаим, Хишбун һәм Ягызер. 40Җыйнап әйткәндә, Леви ыругындагы Мерарит нәселе жирәбә буенча барлыгы унике шәһәр алды. 41Шулай итеп, Исраил угыллары биләгән җирләрдә левиләр барлыгы кырык сигез шәһәргә һәм алар тирәсендәге көтүлекләргә ия булды. 42Әлеге шәһәрләрнең һәммәсе янында көтүлек җирләре дә бар иде.Раббы биргән вәгъдәнең үтәлүе
43Раббы, Исраил халкының ата-бабаларына ант иткәнчә, әлеге җирләрнең барысын исраилиләргә бирде, һәм алар, шушы җирләргә хуҗа булып, шунда төпләнеп калдылар. 44Аларның ата-бабаларына ант иткәнчә, Раббы исраилиләргә тыныч-имин тормыш бүләк итте. Барлык дошманнарын алар кулына тапшырганга күрә, Исраил угылларына һичкем каршы тора алмады. 45Исраил халкына Раббы вәгъдә иткәннәрнең һәммәсе үтәлде.
Copyright information for
TatIBT15