‏ Joshua 24

Раббы белән төзелгән килешүне яңарту

1Шуннан соң Ешуа бөтен Исраил ыругларын, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен вә җитәкчеләрен Шәкем шәһәренә җыеп алды, һәм алар барысы Раббы Алла каршына килеп басты. 2Җыелган халыкка Ешуа болай диде:

– Исраилнең Раббы Алласы болай ди: «Борын-борыннан – Ибраһим белән Нахорның атасы Терах гомер иткән заманнардан бирле – сезнең ата-бабаларыгыз Фырат аръягында яшәде һәм чит илаһларга табынды.
3Әмма Мин сезнең нәселбашы булган Ибраһимны, шул яклардан алып китеп, бөтен Кәнган җире буйлап йөртеп чыктым. Мин аның токымын ишәйттем, аңа углы Исхакны бүләк иттем, 4Исхакка исә угыллары Ягъкуб белән Эсауны бирдем. Эсауга Мин биләмә җирләре итеп Сәгыйрь тауларын бирдем, ә Ягъкуб һәм аның балалары Мисыр җиренә китеп барды. 5Мин сезнең янга, Мисырга, Муса белән Һарунны җибәрдем һәм шул илгә бәла-казалар яудырдым, аннары сезне аннан алып чыктым. 6Сезнең ата-бабаларыгызны Мин Мисырдан Камышлы диңгез буена алып килдем, әмма мисырлылар аларны сугыш арбалары вә атлы гаскәрләре белән эзәрлекли чыкты. 7Ата-бабаларыгыз шунда Раббыга ялынып-ялваргач, Раббы мисырлыларны сездән караңгылык пәрдәсе белән аерды һәм, диңгез суларын җибәреп, аларны дулкын астында күмеп калдырды. Мисырлылар белән ни-нәрсә кылганымны сез үз күзләрегез белән күреп тордыгыз. Аннары сез байтак гомерләр чүлдә көн күрдегез. 8Шуннан Мин сезне Үрдүн аръягында яшәүче амориләр иленә алып килдем. Алар сезгә каршы сугышка күтәрелде, әмма Мин аларны сезнең кулга тапшырдым, күз алдыгыздан юк иттем, һәм сез аларның җирләренә хуҗа булдыгыз. 9Мәабиләр патшасы Сиппор углы Бәлак, Исраилгә каршы сугыш башлап, сезгә ләгънәт-каргыш яудырыр өчен, Бигур углы Билгамны чакыртып китерде, 10әмма Мин Билгамның ләгънәт-каргышларын тыңлап торырга теләмәдем – һәм ул сезгә үзенең фатихасын күндерде! Шул рәвешле, Мин сезне аның кулыннан йолып алдым! 11Сез, Үрдүнне кичеп, Әрихә каласы янына килеп туктагач, Әрихә халкы, амориләр, фәризиләр, кәнганиләр, хиттиләр, гиргәшиләр, хиввиләр вә явүсиләр сезгә каршы яуга күтәрелде, әмма Мин аларның һәммәсен сезнең кулга тапшырдым. 12Амориләрнең ике патшасын сезнең кылычыгыз да, җәягез дә түгел, ә бәлки Мин салган курку юлыгыздан алып ыргытты. 13Мин сезгә үзегез көч куеп эшкәртмәгән җирләрне, үзегез төземәгән калаларны бүләк иттем – хәзер сез шул калаларда яшисез һәм үзегез утыртмаган йөзем вә зәйтүн агачларының җимешләре белән сыйланасыз».

14– Шулай булгач, – диде Ешуа, – Раббыдан куркыгыз һәм Аны хөрмәт итегез, Аңа тугрылык белән, ихлас күңелдән хезмәт итегез; Фырат аръягында һәм Мисырда ата-бабаларыгыз табынган илаһларны инкяр итеп, бары тик Раббыга гына гыйбадәт кылыгыз! 15Әгәр сез Раббыга хезмәт итәргә теләмәсәгез, кемгә табынасыгызны хәзер хәл итегез: Фырат аръягында ата-бабаларыгыз табынган илаһларгамы, әллә бүгенге көндә үзегез яшәгән җирнең – амориләрнең илаһларынамы? Әмма мин үзем һәм минем гаилә-йортым Раббыга итагать кылачак!

16Халык аңа:

– Юк, Раббыдан йөз чөереп, башка илаһларга табынырга җыенмыйбыз! – дип җавап кайтарды. –
17Чөнки Раббы Аллабыз безне вә ата-бабаларыбызны Мисыр коллыгыннан коткарды; безнең күз алдыбызда төрле могҗизалар кылды; юл сәфәрендә һәм чит-ят халыклар җиреннән үткәндә, саклаучы-яклаучыбыз булды. 18Раббы яныбыздан барлык халыкларны һәм шушы җирдә яшәүче амориләрне куып җибәрде. Шуңа күрә без дә Раббыга хезмәт итәчәкбез, чөнки Ул – безнең Аллабыз!

19– Сез Раббыга хезмәт итә алмассыз, чөнки Ул – изге Аллаһы, көнчел Аллаһы! – диде Ешуа халыкка. – Сезнең җинаятегезне, гөнаһыгызны гафу итмәячәк Ул: 20әгәр Аңардан йөз чөереп, башка илаһларга табына башласагыз, кылган бөтен игелекләрдән соң Ул, җәзага тартып, сезне тәмам юкка чыгарачак.

21– Юк, без Раббыга хезмәт итәчәкбез! – дип җавап бирде халык Ешуага.

22– Раббыга хезмәт итәргә сез үзегез хәл кылдыгыз һәм үзегез моның шаһитлары, – диде Ешуа халыкка.

– Әйе, үзебез шаһит! – дип җөпләде халык.

23– Алай булгач, – диде Ешуа, – үзегез табынган бөтен чит илаһлардан ваз кичеп, йөрәгегезне Исраилнең Раббы Алласына беркетегез!

24– Раббы Аллабызга хезмәт итәрбез, Аңа буйсыну күрсәтербез! – дип җавап кайтарды халык Ешуага.

25Шул көнне Ешуа бөтен халык исеменнән килешү төзеде һәм Шәкемдә халыкка Канун кагыйдәләрен һәм карарларын җиткерде. 26Әлеге сүзләрне Аллаһының Канун китабына язганнан соң, Ешуа зур бер таш алды да Раббы гыйбадәтханәсе янындагы имән төбенә куйды һәм җыелган халыкка:

27– Менә, бу таш – шаһитыбыз булыр, чөнки Раббының безгә әйткән сүзләрен ул ишетеп торды; әгәр сез Аллагыздан ваз кичсәгез, ул сезгә каршы шәһадәт бирер
Шәһадәт бирү – шаһит булу.
, – диде.

28Аннары Ешуа халыкны кайтарып җибәрде, һәм алар үз биләмәләренә таралышты.

Нун углы Ешуаның вафаты

29Күпмедер вакыттан соң Раббы колы Нун углы Ешуа йөз дә ун яшенә җитеп дөнья куйды. 30Аның җәсәден
Җәсәд – гәүдә.
Гәгаш тавыннан төньяктарак, Эфраим таулыгындагы Тимнат-Серах шәһәрендә үз биләмәсендә җир куенына тапшырдылар.

31Ешуа яшәгән заманнарда, Исраил хакына Раббы кылган эшләрне күреп белгән өлкәннәр исән чакта, исраилиләр Раббыга тугрылык сакладылар.

32Исраилиләр Мисырдан алып чыккан Йосыф сөякләрен Шәкем шәһәрендә – Шәкем атасы Хамурның угылларыннан кайчандыр Ягъкуб йөз кесита
Кесита – авырлык үлчәү берәмлеге, үлчәм күләме билгесез.
бәрабәренә сатып алган һәм соңыннан Йосыф токымы биләмәсенә әйләнгән җирдә дәфен кылдылар
Дәфен кылу – мәет күмү.
.

33Һарун углы Элгазар да дөнья куйды; аның җәсәден углы Пинхәс биләмәсендә – Эфраим таулыгындагы Гибга шәһәрендә җирләделәр.

Copyright information for TatIBT15