Joshua 3
Исраилиләрнең Үрдүнне кичүе
1Ешуа һәм исраилиләр иртә таңда Шиттимнән кузгалдылар һәм, Үрдүн буена җитеп, елганың аръягына чыкканчы дип, бу як ярда чатырларын кордылар. 2Өч көн үткәч, җитәкчеләр, станны әйләнеп чыгып, 3– 4халыкка мондый боерык ирештерделәр: – Раббы Аллагызның Килешү сандыгын һәм аны күтәреп баручы левиләрдән булган руханиларны күрүгә, урыныгыздан кузгалып, кайсы юлдан барасын белер өчен, алар артыннан иярегез, чөнки моңарчы сезнең ул юлдан йөргәнегез булмады. Ләкин сезнең белән сандык арасында ике мең терсәк ▼▼ Терсәк – 45 см.
ара калырга тиеш – сандыкка якын килмәгез. 5Ешуа халыкка: – Чистарынып пакьләнегез, чөнки иртәгә Раббы сезгә могҗизалар күрсәтер, – дип әйтте. 6Руханиларга ул: – Килешү сандыгын алыгыз да халык алдыннан барыгыз, – диде. Руханилар, сандыкны күтәреп, халык алдыннан киттеләр. 7Раббы шунда Ешуага: – Бүген Мин исраилиләрнең күз алдында сине данлы итәм – Мин һәрчак Муса янында булган кебек, янәшәңдә булуымны күрсеннәр. 8Сандык күтәргән руханиларга әйт: Үрдүн суына аяк басуга туктап калсыннар, – диде. 9– 10Ешуа, Исраил угылларына мөрәҗәгать итеп: – Бире килегез һәм Раббы Аллагызның сүзләрен тыңлагыз. Әнә шуннан соң тере Аллаһының сезнең арада булуын һәм кәнгани, хитти, хивви, фәризи, гиргәши, явүси һәм амориләрне сезнең күз алдыннан куып җибәрүен күрерсез. 11Карагыз! Бөтен җир йөзе Хуҗасының Килешү сандыгы сездән алда Үрдүн суларына керә. 12Исраилнең унике ыругыннан берәр кеше сайлап алыгыз. 13Бөтен җир йөзе Хуҗасының Килешү сандыгын күтәргән руханиларның аяк табаны Үрдүнгә кереп басуга, елга икегә ярылыр да югары агымдагы су дивар сыман булып туктап калыр, – диде. 14Шул рәвешле, халык, Үрдүн аръягына чыгарга дип, чатырларын җыеп бетергәч, сандык күтәргән руханилар халык алдыннан уздылар. 15Уракка төшкән бу көннәрдә гаять мул сулы Үрдүн ярына җитеп, аяклары суга тиюгә, 16елганың югары агымындагы сулар Сартан янындагы Адама шәһәренә кадәр шактый зур арада дивар сыман булып туктап калды; ә түбән агымдагы сулар Тозлы диңгезгә ▼▼ Тозлы диңгез – ягъни Үле диңгез.
агып бетте, һәм бар халык Әрихә шәһәре турысында Үрдүн елгасын кичә башлады. 17Бар Исраил халкы аръякка чыгып беткәнче, Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар корып калган Үрдүн елгасының урта бер җирендә басып тора бирделәр.
Copyright information for
TatIBT15