Joshua 6
Әрихәнең яулап алынуы
1Шуннан Раббы Ешуага болай диде: – Әрихәнең үзен, аның патшасын һәм гаярь сугышчыларын синең кулга тапшырам. 2Алты көн дәвамында синең бар гаскәрең көн дә бер тапкыр шәһәр тирәли әйләнеп чыксын, 3Килешү сандыгы алдыннан исә кулларына мөгез быргы тоткан җиде рухани атласын. Җиденче көнне руханиларның быргы тавышлары астында шәһәрне җиде кат әйләнеп чыгыгыз. 4Быргы тавышы яңгырауга, бар гаскәрегез сөрән салып кычкырырга тотынсын; шулвакыт Әрихә диварлары нигезенә кадәр җимерелеп төшәр, һәм сез төрле яктан берьюлы шәһәргә керерсез. 5Нун углы Ешуа, руханиларны җыеп, аларга: – Раббының Килешү сандыгын алыгыз, ә җиде рухани аның алдыннан быргыларын күтәреп барсын, – диде. 6Халыкка исә ул: – Шәһәрне әйләнеп чыгыгыз, Раббы сандыгы алдыннан кораллы гаскәриләр барсын, – диде. 7Ешуа әлеге боерыкны бирүгә, җиде рухани, быргыларын кычкыртып, Раббы сандыгы алдыннан китте; алар артыннан Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар иярде. 8Быргы кычкыртып баручы руханилар алдыннан исә кораллы гаскәриләр атлады; сандык артыннан да кораллы сакчылар барды; бертуктамый быргы тавышлары яңгырады. 9Ешуа халыкны: – Кычкырмагыз, тавышыгыз чыкмасын, бер сүз дәшмәгез. Вакыты җиткәч, мин әмер итәрмен дә шулвакыт сөрәнләргә тотынырсыз, – дип, алдан кисәтеп куйды. 10Шул рәвешле, сандык күтәреп, шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыккач, бар халык төнгелеккә станга йокларга кайтты. 11Икенче көнне Ешуа таңнан аягына торып басты – һәм руханилар яңадан сандыкны күтәреп киттеләр. 12Сандык алдыннан быргыларын кычкыртып җиде рухани атлады; иң алдан кораллы гаскәриләр, ә сандык артыннан кораллы сакчылар барды; бертуктамый быргы тавышлары яңгырады. 13Шулай итеп, икенче көнне дә шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыгып, кабат станга кайттылар. Шушы хәл алты көн дәвам итте. 14Җиденче көнне, таң белән кузгалып, әүвәлге тәртиптә шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыктылар; шәһәрне алар бу көнне генә җиде кат урадылар. 15Җиденче тапкыр әйләнгәндә, руханиларның быргы тавышы ишетелүгә, Ешуа халыкка: – Сөрәнләгез! Чөнки Раббы шәһәрне сезнең кулга тапшыра! – дип әмер бирде. – 16Бу шәһәр үзе дә, андагы бар нәрсә дә Раббыга багышланырга – юк ителергә тиеш; бары тик фахишә хатын Рәхәб белән аның өендәге кешеләрнең һәммәсен исән калдырыгыз, чөнки ул без җибәргән егетләргә яшеренергә булышкан иде. 17Тик сак булыгыз: Раббыга багышланган әйберләргә кул озайтмагыз. Юкса исраилиләрнең барчасына каргыш төшеп, аларның бөтенесен бәла-казага дучар итәрсез. 18Барлык алтын-көмеш, шулай ук бакыр вә тимер әйберләр Раббыга тәгаенләнгән, алар Раббы хәзинәсенә куелырга тиеш. 19Быргы тавышы ишетелде, һәм халык кычкырырга тотынды. Быргы тавышын ишетүгә, халык сөрәнли башлады, һәм шәһәр дивары нигезенә кадәр җимерелеп төште. Халык төрле яктан шәһәр эченә ыргылды һәм аны яулап алды. 20Шәһәрдә Раббыга багышланган җан иясенең барчасын – ир-атны, хатын-кызны, балаларны, карт-корыны, шулай ук үгез, сарык, ишәк затын кылычтан уздырдылар. 21Шушы җирләрне карап-күзәтеп кайтыр өчен җибәргән теге ике егеткә исә Ешуа: – Биргән антыгызны үтәгез: фахишә хатын Рәхәбнең өенә барып, аның үзен һәм бөтен гаиләсен шәһәрдән алып чыгыгыз, – диде. 22Шуннан әлеге шымчы егетләр, Рәхәбнең өенә юнәлеп, аның үзен һәм бөтен нәсел-нәсәбен – атасын, анасын, ир туганнарын, шунда булган барлык кардәшләрен шәһәрдән алып чыктылар да исраилиләр станыннан читтәрәк бер урында калдырдылар. 23Аннары исраилиләр, шәһәргә ут төртеп, анда булган бар нәрсәне яндырып бетерделәр; бары тик көмеш белән алтынны, бакыр вә тимердән коелган әйберләрне генә Раббы йортының хәзинә саклагычына куйдылар. 24Фахишә хатын Рәхәбне, аның гаиләсен һәм бөтен нәсел-нәсәбен исә Ешуа аяды, чөнки Әрихә шәһәрен карап-күзәтеп кайтыр өчен Ешуа җибәргән шымчыларны шушы хатын яшереп алып калган иде. Рәхәбнең нәселе әле дә исраилиләр арасында яши бирә. 25Әнә шул чакта Ешуа: – Әрихә каласын яңабаштан төзегән кешегә Раббының каргышы төшәр! Шәһәр нигезен ул беренче углының җаны бәрабәренә салыр, шәһәр капкасын төпчек углының җаны бәрабәренә куяр! – дип, катгый кисәтеп куйды. 26Шул рәвешле, Раббы һәрчак Ешуа янында булып, Ешуаның даны еракларга таралды.
Copyright information for
TatIBT15