Joshua 8
Исраилиләрнең Гайны яулап алуы
1Раббы Ешуага: – Курыкма һәм рухыңны төшермә! Бөтен гаскәреңне үзең белән алып, Гайга каршы сугышка күтәрел. Гайның патшасын, аның халкын, шәһәрен һәм җирләрен Мин синең кулга тапшырам. 2Әрихә һәм аның патшасына ни кылсаң, Гай һәм аның патшасына да шуны эшлә; кулга төшергән мөлкәт белән терлекне үзегезгә калдыр. Шәһәр артына поскын ▼▼ Поскын – русчасы: засада.
куй. 3Ешуа үзенең бөтен гаскәрен Гайга каршы яуга күтәрде. Сугышчылар арасыннан ул утыз мең иң батыр яугирне ▼▼ Яугир – сугышчы.
сайлап алды да, төн җитүгә аларны сугышка озатып, болай диде: 4– Игътибар белән тыңлагыз! Шәһәр читендә сез, бик ерак китмичә яшеренеп, сугышка әзер булып торырга тиешсез. 5Мин исә гаскәр белән бергә шәһәргә таба кузгалам. Гай халкы теге чактагы сыман безгә каршы күтәрелгәч, чигенә башларбыз. 6«Теге вакыттагы сыман бездән качалар», – дип уйлап, алар безне куа чыгарлар; шулай итеп, аларны без шәһәрне калдырырга мәҗбүр итәрбез. Без алардан кача башлауга, 7яшеренгән җирегездән чыгып, сез шәһәрне яулап алырсыз – Раббы Аллагыз аны сезнең кулга тапшыра. 8Шәһәрне кулга төшерүгә, аңа ут төртегез, барысын да Раббы әмер иткәнчә эшләгез. Бу – минем боерыгым. 9Ешуа озатып җибәрүгә, алар юлга кузгалдылар һәм Бәйт-Эл белән Гай арасында, Гайның көнбатыш тарафындагы бер аулак җирдә яшеренделәр. Ешуа исә ул төнне халык арасында уздырды. 10Икенче көнне ул, таң белән торып, гаскәрне туплады һәм Исраил өлкәннәре белән бергә гаскәр башында Гайга юл алды. 11Ешуа сугышчылары, шәһәргә якынлашып, аңардан төньякта чатырларын кордылар; шәһәрдән аларны үзән генә аерып тора иде. 12Ешуа биш меңләп сугышчыга шәһәрдән көнбатышта, Бәйт-Эл белән Гай арасында яшеренеп торырга боерды. 13Исраил гаскәриләре түбәндәгечә урнашты: төп көч – шәһәрдән төньякта, бер өлеше исә – көнбатышта. Ул төнне Ешуа һәм аның гәскәриләре үзәнлеккә төште. 14Гай патшасы, моны күреп, иртә таңнан үзенең гаскәре белән Исраил сугышчыларына каршы яуга күтәрелде һәм Үрдүн үзәненә таба ашыкты. Ләкин шәһәр артында исраилиләрнең яшеренеп утыруын ул белми иде. 15Ешуа һәм барча исраилиләр, җиңелгән кебек кыланып, чүлгә таба йөгерергә тотындылар. 16Гай сугышчылары, шәһәрнең бар халкын чакырып, исраилиләр артыннан куа киттеләр һәм, Ешуаны эзәрлекләп бара торгач, шәһәрдән шактый ерагайдылар. 17Гайда да, Бәйт-Элдә дә бер ир заты калмады – бөтенесе исраилиләрне куарга ташланды; исраилиләрне эзәрлекләп китеп, шәһәрләре ачык калды. 18Шунда Раббы Ешуага: – Кулыңдагы сөңгеңне Гайга таба суз! Мин аны синең кулга тапшырам! – диде. Ешуа үзенең сөңгесен Гайга таба сузуга, 19яшеренеп утырган сугышчылар сикереп тордылар да шәһәргә омтылдылар һәм, Гайны яулап алып, аңа ут төрттеләр. 20Исраилиләрне эзәрлекләп баручы Гай сугышчылары артларына әйләнеп караса, шәһәр өстендәге төтен баганасы күкләргә ашкан! Алар кайсы тарафка чабарга да белмәде, чөнки чүлгә таба йөгерүче исраилиләр кинәт кенә кирегә борылдылар да үзләрен куа килүчеләргә ташландылар. 21Яшеренеп торган яугирләренең шәһәрне алуын һәм шәһәр өстендәге төтен баганасын күреп, Ешуа һәм барлык исраилиләр кире борылдылар да Гай халкына һөҗүмгә күчтеләр. 22Исраил сугышчыларының шәһәрдәгеләре дә Гай халкына каршы килә башлады, һәм тегеләр ике яктан да исраилиләр арасында калды. Шуннан исраилиләр дошманнарын кырырга тотынды: алар кулыннан качып котылучы да, исән калучы да булмады. 23Бары тик Гай патшасын гына, исән килеш кулга төшереп, Ешуа хозурына алып килделәр. 24Артларыннан куа чыккан Гай халкын соңгы кешесенә кадәр чүлдә кырып бетергәннән соң, исраилиләр, шәһәргә әйләнеп кайтып, анда калганнарның барчасын кылычтан уздырдылар. 25Ул көнне бөтен Гай халкының – унике мең ир-ат һәм хатын-кызның гомере киселде. 26Гай шәһәрендә яшәүчеләрнең һәммәсе кырылып беткәнче, Ешуаның сөңге тоткан кулы алга сузылган килеш кала бирде. 27Раббы Ешуага әйткәнчә, исраилиләр үзләренә бары тик терлекне һәм шәһәрдә кулга төшергән мөлкәтне генә алдылар. 28Ешуа, Гайны яндырып, аны мәңгегә хәрабә өеменә әйләндерде; шәһәр шулай бүгенге көнгә кадәр вәйран ▼▼ Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
булып ята. 29Ешуа Гайның патшасын агачка асып куйды. Кичкә кадәр ул шунда асылынып торды, кояш баеганда исә аны, Ешуа боерыгы белән агачтан төшереп, шәһәр капкасы янына чыгарып ташладылар һәм өстенә зур таш өеме өйделәр. Ул өем әле дә шунда тора. Ешуаның Раббы Килешүен яңартуы
30Шушы вакыйгадан соң Ешуа Исраилнең Раббы Алласы хөрмәтенә Эвал тавында мәзбәх корды. 31Раббы колы Муса Исраил угылларына әйтеп калдырганча һәм Мусаның Канун китабында язылганча, әлеге мәзбәх тимер эш коралы орынмаган, эшкәртелмәгән таштан иде. Исраилиләр шул мәзбәх өстендә Раббыга тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерделәр. 32Аннары Ешуа шунда, барча исраилиләр алдында, Муса канунын ташка күчереп язды. 33Исраилнең бар халкы – килмешәкләр дә, Исраилнең төп халкы да – үзләренең өлкәннәре, җитәкчеләре һәм хөкемчеләре белән бергә Килешү сандыгының ян-ягында, сандыкны күтәреп йөртүче левиләрдән булган руханилар каршында басып тордылар. Кайчандыр Раббы колы Муса Исраил халкын ни рәвешле фатихаларга кирәклеген өйрәтеп калдырганча, халыкның бер яртысы – Гәризим тавы буенда, икенче яртысы Эвал тавы буенда урнашты. 34Шуннан соң Ешуа Канунның бөтен сүзләрен – фатиха һәм ләгънәт сүзләрен – нәкъ Канун китабында язылганча укып бирде. 35Ул бөтен Исраил җәмәгатенә, шул исәптән хатын-кызларга, бала-чагага, исраилиләр арасында яшәүче чит халыкларга Муса васыять итеп әйткәннәрнең берсен дә калдырмыйча сүзгә-сүз укып чыкты.
Copyright information for
TatIBT15