‏ Joshua 9

Гибгонлыларның Исраилне алдавы

1Әлеге вакыйгалар турында ишетеп, Үрдүннән көнбатыштагы таулы-калкулыклы урыннарда вә Бөек Диңгез
Бөек Диңгез – ягъни Урта диңгез.
яры буйлап Ливанга кадәр сузылган җирләрдә яшәүче хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви, явүси патшалары
2Ешуага һәм Исраил халкына каршы бергәләп көрәшергә сүз куештылар.

3Гибгон халкы исә, Ешуаның Әрихә һәм Гай шәһәре белән ниләр кылганын ишетеп, 4хәйлә корды: алар ризык хәстәрләделәр дә, тузып беткән капчыкларын вә кырык ямаулы шәраб турсыкларын ишәкләренең сыртына салып, юлга чыктылар. 5Аларның ямау салынган аяк киемнәре теткәләнеп, өс киемнәре тузып, юлда ашарга алган икмәкләре кибеп-күгәреп беткән иде. 6Шушы кыяфәттә алар Ешуа янына, исраилиләрнең Гилгәлдәге станына килеп:

– Без бик ерак җирләрдән килдек. Безнең белән килешү төзегез, – диделәр.

7– Ничек итеп без сезнең белән килешү төзи алыйк?! – дип җавап бирде исраилиләр хиввиләргә. – Бәлки, сез безнең җирләрдә яшисездер.

8– Без синең колларың! – диде алар Ешуага.

Ул исә:

– Кемнәр сез һәм кайлардан килүегез? – дип сорады.

9– Синең Раббы Аллаң хакына без колларың бик ерак җирләрдән килдек, – дип җавап бирде алар. – Без Аның даны турында, Аның Мисыр җирендә һәм 10Үрдүн аръягындагы амориләрнең ике патшасына – Хишбун патшасы Сихонга вә Аштаротта яшәгән Башан патшасы Огка – ниләр кылганын ишетеп беләбез. 11Илебез өлкәннәре, халкыбыз, бу хакта ишетеп, безгә мондый бурыч йөкләде: «Юлда ашарга ризык алыгыз да, барып, шул халык белән очрашыгыз һәм аларга: „Без – сезнең колларыгыз, безнең белән килешү төзегез“, – дип әйтегез». 12Менә бу икмәкне сезнең янга килергә чыккан көнне өйләребездән әле җылы килеш алып киткән идек, ә хәзер ул әнә кибеп-күгәреп бетте. 13Шәраб тутырган чакта, бу турсыкларыбыз да яңа иде, инде ертылды; өс вә аяк киемнәребез дә, ераклардан килә торгач, тәмам сизерәп бетте.

14Исраилиләр аларның юл ризыкларын кабып карадылар, әмма Раббы белән киңәшеп тормадылар. 15Ешуа алар белән килешү төзеде – гомерләрен сакларга вәгъдә бирде, җәмәгать башлыклары да ант итте.

16Килешү төзеп өч көн үтүгә исә, әлеге сәфәрчеләрнең якын күршеләр булуы ачыкланды. 17Шуннан Исраил угыллары юлга кузгалдылар һәм өченче көнне хиввиләрнең шәһәрләренә – Гибгон, Кепира, Беһерот һәм Кыръят-Ягаримгә якынлаштылар. 18Әмма исраилиләр аларга һөҗүм итмәде, чөнки җәмәгать башлыклары Исраилнең Раббы Алласы белән ант иткән иде. Җәмәгать башлыкларының бу эшләренә Исраил халкы сукранырга тотынды. 19Башлыклары исә:

– Без Исраилнең Раббы Алласы белән ант иттек, шулай булгач, аларга һөҗүм итә алмыйбыз.
20Без менә нәрсә эшләрбез: Раббы каһәре төшмәсен өчен, ант-вәгъдәбезне бозмабыз, аларның җаннарын кыймабыз – 21яши бирсеннәр. Ләкин алар безнең өчен утын кисәргә һәм су ташырга тиеш булырлар, – диде.

Башлыкларның сүзләре белән бөтен җәмәгать килеште.
22Ешуа, хиввиләрне чакырып:

– Ни өчен сез, күршедә генә яши торып, ерак җирләрдә яшибез, дип алдаштыгыз? – диде.
23– Шуның өчен сез каргалган халык булырсыз! Сез гомер бакый кол булып калырсыз һәм Раббым йорты өчен утын кисәрсез, су ташырсыз!

24Ешуага җавап итеп, хиввиләр болай диде:

– Без колларыңа мәгълүм булды ки, Раббы Аллаң Үзенең колы Мусага, әлеге җирләрнең бөтенесен сезгә тапшырып, халкын кылычтан уздырырга әмер биргән. Гомеребез өчен курыктык, шуңа әлеге эшне кылдык.
25Хәзер язмышыбыз синең кулда: үзең ничек кирәк дип тапсаң, шуны эшлә.

26Ешуа хиввиләрне яклап калды, һәм исраилиләр аларның җаннарын кыймады. 27Әмма Ешуаның фәрманы буенча, хиввиләр шул көннән башлап бөтен Исраил халкы һәм Раббы сайлаган һәр урында куелган Раббы мәзбәхе өчен утын кисәргә, су ташырга тиеш булдылар; бу эшне алар әле дә башкара.

Copyright information for TatIBT15