Joshua 10
Исраилнең амориләрне җиңүе
1Ешуаның Гайны яулап алуын, аны тәмам юк итүен (Әрихә һәм аның патшасына ниләр кылса, Гай һәм аның патшасына да Ешуа шуны ук кылды), шулай ук гибгонлыларның, исраилиләр белән килешү төзеп, алар арасында яшәп калуын белгәннән соң, Иерусалим патшасы Адони-Садыйк 2бик нык куркуга калды, чөнки Гибгон бер-бер патшалыкның мәркәзе кебек үк зур, Гайдан да зуррак бер кала һәм аның халкы гайрәтле сугышчылардан санала иде. 3Шуннан Иерусалим патшасы Адони-Садыйк Хебрун патшасы Гогамга, Ярмут патшасы Пирамга, Лахиш патшасы Яфиягә һәм Эглон патшасы Дебиргә: 4– Ешуа вә исраилиләр белән килешү төзегән өчен, Гибгонны тар-мар итәргә миңа ярдәмгә килегез, – дип хәбәр салды. 5Амориләрнең биш патшасы – Иерусалим, Хебрун, Ярмут, Лахиш Һәм Эглон патшалары – үзләренең гаскәрләрен берләштерделәр дә, Гибгон янына килеп урнашып, аңа һөҗүм иттеләр. 6Гибгон халкы: – Колларыңны бәладә калдырма! Тизрәк ярдәмгә кил, безне коткар! Тау якларында яшәүче амори патшаларының бөтенесе берләшеп безгә һөҗүм итте, – дип, Гилгәл станына Ешуага хәбәр юллады. 7Ешуа үзенең бөтен гаскәрен, шул исәптән иң батыр сугышчыларын ияртеп Гилгәлдән чыгып китте. 8– Курыкма син алардан, – диде Раббы Ешуага, – Мин инде аларны синең кулга тапшырдым – берсе дә сиңа каршы тора алмас. 9Ешуа, төнозын юлда булып, дошманнары алдында гел көтмәгәндә пәйда булды. 10Исраил гаскәрләре алдында Раббы амориләрне шомга салды, һәм исраилиләр, үзенең дошманнарын Гибгон янында тәмам тар-мар китереп, аларны Азыка һәм Маккеда шәһәрләренә җиткәнче, Бәйт-Хорун юлы буйлап кырып барды. 11Бәйт-Хорун тау бите буйлап Азыкага качып барган амориләр өстенә Раббы эре таш яңгыры яудырды. Күктән яуган шул ташлардан исраилиләр кылычына караганда күбрәк кеше кырылды. 12Раббы исраилиләр кулына амориләрне тапшырган көнне Ешуа, Раббыга мөрәҗәгать итеп, барча исраилиләрнең күз алдында: «И кояш, Гибгон өстендә туктап кал,и ай, син дә Айалун үзәнендә туктап тор!» – диде.
13Халык үзенең дошманыннан үч алганчы, кояш туктап калды, ай да урыныннан кузгалмады (бу хакта Яшар ▼
▼ Яшар – яһүдчә «саф, чиста күңелле кеше» мәгънәсендә.
китабында язылган). Кояш күкнең уртасында туктап калды һәм көнозын диярлек көнбатышка таба ашыкмады. 14Раббының моңа кадәр дә, аннан соң да шул рәвешле адәм гозеренә колак салганы булмады, чөнки Исраил өчен Раббы Үзе көрәште. 15Шуннан соң Ешуа һәм барча исраилиләр Гилгәлдәге станнарына кайттылар. Нун углы Ешуаның биш амори патшасын үтерүе
16Амориләрнең теге биш патшасы исә качып котыла алды. Алар Маккеда янындагы бер мәгарәгә кереп яшеренделәр. 17Маккеда янындагы мәгарәдә яшеренеп яткан биш патшаның табылуын Ешуага килеп әйткәч, 18ул: – Мәгарәнең авызын зур ташлар белән томалап куегыз да сакчылар калдырыгыз. 19Әмма үзегез анда тоткарланмагыз. Дошманнарыгызны эзәрлекли бирегез, артларына төшегез, аларга шәһәрләренә кайтып сыенырга юл куймагыз, чөнки Раббы Аллагыз аларны сезнең кулга тапшыра, – диде. 20Ешуа һәм исраилиләр дошманны тәмам тар-мар китереп, качып котыла алганнары үзләренең ныгытылган калаларына кайтып сыенды. 21Шуннан соң Исраил гаскәре исән-имин Ешуа янына Маккедадагы станына әйләнеп кайтты. Моннан ары инде һичкем Исраил угылларына каршы тел тибрәтергә җөрьәт итмәде. 22– Мәгарәнең авызын ачып, минем янга теге биш патшаны чыгарыгыз, – диде Ешуа. 23Шулай эшләделәр дә: Иерусалим, Хебрун, Ярмут, Лахиш һәм Эглон патшаларын аның янына алып чыктылар. 24Әлеге биш патшаны алып килгәч, Ешуа, барча исраилиләрне чакыртып, үзе белән яу чапкан гаскәр башлыкларына: – Бире килегез һәм шушы патшаларның муенына басыгыз, – диде. Алар, килеп, патшаларның муенына бастылар. 25– Курыкмагыз һәм рухыгыз төшмәсен, нык һәм кыю йөрәкле булыгыз! Раббы Аллагыз сез сугышасы дошманнар белән әнә шулай эш кылачак, – диде Ешуа. 26Аннары ул, әлеге патшаларның җаннарын кыеп, бишесен биш агачка асып куйды; кичкә кадәр алар шунда асылынып тордылар. 27Кояш баеганда, Ешуаның әмере нигезендә мәетләрне агачтан төшереп, үзләре качып яткан мәгарә эченә ташладылар да мәгарәнең авызын ташлар белән томалап куйдылар; ул ташлар әле дә шунда ята.Исраилиләрнең көньяктагы калаларны җимерүе
28Шул ук көнне Ешуа Маккеданы яулап алды: шәһәр халкын һәм аның патшасын кылычтан уздырып, анда булган барча җан иясен кырып бетерде. Әрихә патшасына ни кылса, Маккеда патшасына да шуны ук кылды. 29Маккедадан Ешуа һәм бөтен исраилиләр, Либнага юнәлеп, аңа һөҗүм иттеләр. 30Раббы Либнаны һәм аның патшасын да исраилиләр кулына тапшырып, Ешуа анда булган барча җан иясен кылычтан уздырды, бер генә терек затны да исән калдырмады. Әрихә патшасына ни кылса, Либна патшасына да шуны ук кылды. 31Либнадан Ешуа барлык исраилиләр белән Лахишка таба юнәлде һәм, аның янына килеп җитүгә чатырларын корып, шәһәргә һөҗүм итте. 32Раббы Лахиш каласын да исраилиләр кулына тапшырды: шәһәрне алар икенче көнне яулап алып, анда булган барлык җан иясен, Либнадагы сыман, кылычтан уздырдылар. 33Газер патшасы Хорам Лахишка ярдәмгә дип килгән иде дә, Ешуа, аның үзен һәм гаскәрен кылычтан уздырып, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерде. 34Лахиштан Ешуа һәм барлык исраилиләр Эглонга юл тоттылар һәм, аның янына килеп җитүгә, чатырларын корып, шәһәргә һөҗүм иттеләр. 35Шәһәрне алар шул көнне үк яулап алдылар һәм халкын кылычтан уздырдылар – анда булган барлык җан иясен, Лахиштагы кебек үк, тәмам кырып бетерделәр. 36Эглоннан Ешуа һәм барлык исраилиләр, Хебрун тарафына юл алып, аңа каршы сугыш башладылар. 37Исраилиләр шәһәрне яулап алдылар һәм аның халкын да, патшасын да, әйләнә-тирәдәге шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә һәммәсен кылычтан уздырдылар – Эглондагы сыман, соңгы кешесенә кадәр барлык җан иясен кырып бетерделәр. 38Аннары Ешуа һәм барлык исраилиләр Дебиргә таба борылдылар һәм аңа каршы сугыш башладылар. 39Шәһәрне яулап алып, аның патшасын да, әйләнә-тирәдәге шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә кылычтан уздырдылар – һәммәсен кырып бетереп, бер генә җан иясен дә исән калдырмадылар. Хебрунга, Либнага һәм аларның патшаларына ниләр кылса, Дебир һәм аның патшасына да Ешуа шуны ук кылды. 40Шулай итеп, Ешуа әлеге җирләрне – таулы-калкулыклы урыннарны, Нәгеб чүлен, тау итәге Шефеланы вә тау битләрен яулап алды һәм, аларның патшаларын тар-мар китереп, анда яшәүчеләрнең һәммәсен, Исраилнең Раббы Алласы кушканча, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерде. 41Кадыш-Барниадан алып, Газага кадәр булган җирләрне һәм Гибгонга җиткәнче бөтен Гошен төбәген Ешуа үзенә буйсындырды. 42Әлеге патшаларның һәммәсен һәм аларның җирләрен Ешуа шул бер үк сугыш сәфәрендә яулап алды, чөнки исраилиләр ягында Исраилнең Раббы Алласы Үзе көрәште. 43Шуннан соң Ешуа һәм барлык исраилиләр үзләренең Гилгәлдәге станнарына әйләнеп кайттылар.
Copyright information for
TatIBT15