Joshua 11
Исраилиләрнең төньяк гаскәрне җиңүе
1Хатсор патшасы Явин, шушы хәлләрне ишетеп, Мадон патшасы Йовавка, Шимрон һәм Ахшаф патшаларына, 2төньяктагы таулы төбәкләрнең, Киннерет күленнән ▼▼ Киннерет күле – ягъни Гәлиләя күле.
көньяктагы Үрдүн үзәненең, көнбатыштагы тау итәкләренең һәм Дор калкулыгының патшаларына, 3көнчыгыш вә көнбатыштагы кәнганиләргә, амориләргә, хиттиләргә, таулы җирләрдәге явүсиләргә, фәризиләргә һәм Миспа төбәгендәге Хәрмун тау тирәсендә көн күрүче хиввиләргә үзенең чапкыннарын юллады. 4Алар диңгез буендагы ком бөртегедәй исәпсез-сансыз гаскәриләре, бихисап күп атлары һәм сугыш арбалары белән яуга кузгалдылар. 5Әлеге патшалар үзләренең көчләрен берләштерделәр һәм, Исраил белән алышырга ниятләп, Мером суы буена килеп тукталдылар. 6Ләкин Раббы Ешуага: – Курыкма алардан: иртәгә шушы вакытта алар бөтенесе Исраил угыллары каршында үле килеш ятар; син атларының сеңер-тамырларын кисәрсең, ә арбаларын утка салырсың, – диде. 7Ешуа, үзенең бөтен гаскәре белән гел көтмәгәндә Мером суы буенда дошманнары каршысына килеп чыгып, аларга һөҗүм итте, 8һәм Раббы аларны исраилиләр кулына тапшырды. Исраил угыллары, дошманны бөек Сидунга, Мисрефот-Маимгә һәм көнчыгышта Миспа үзәненә җиткәнче эзәрлекләп барып, аларны тар-мар иттеләр, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерделәр. 9Ешуа алар белән Раббы кушканча эш кылды: атларының сеңер-тамырларын кисте, сугыш арбаларын яндырды. 10Кайтыр юлга борылгач, Ешуа якын-тирәдәге патшалыклар арасында иң кодрәтле саналган Хатсор шәһәрен яулап алды, патшасының җанын кыйды. 11Биредә яшәүчеләрнең барысын кылычтан уздырып, бер җан иясен дә калдырмыйча кырып бетергәннән соң, Ешуа Хатсорга ут салды. 12Әлеге патшаларның шәһәрләрен яулап алып, Ешуа аларның үзләрен кылычтан уздырды – Раббы колы Муса кушканча, аларны тулысынча кырып бетерде. 13Ешуа ут салган Хатсор каласын санамаганда, калку урында төзелгән шәһәрләрнең берсен дә исраилиләр яндырмады. 14Әлеге шәһәрләрдә кулга төшергән мал-мөлкәтне һәм терлекне исраилиләр үзләренә алдылар, анда яшәүчеләрне исә соңгы кешесенә кадәр юк иттеләр. 15Раббы Үзенең колы Мусага ничек кушкан булса, үз нәүбәтендә Муса да Ешуага ничек өйрәтеп калдырса, Ешуа шуларны гамәлгә ашырды: Раббы Мусага кушканның берсен дә үтәмичә калдырмады. Ешуа яулап алган җирләр
16Шул рәвешле, Ешуа әлеге бөтен җирне – таулы-калкулыклы урыннарны, Нәгеб чүлен, тулысынча Гошен төбәген, тау итәге Шефеланы, Үрдүн үзәнен, Исраил тауларын һәм аларның итәкләрен, 17Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавыннан башлап, Ливан үзәнендәге Хәрмун тау итәгендә урнашкан Багал-Гәдкә кадәр бар җирне яулап алды. Ул, әлеге җирләрнең патшаларын әсир итеп, аларның җаннарын кыйды. 18Әлеге патшалар белән сугыш озак барды. 19Гибгонда яшәүче хиввиләрдән башка бер генә шәһәр дә Исраил угыллары белән килешү төземәде, исраилиләр һәр каланы сугышып алдылар. 20Раббы Мусага кушканча, исраилиләр белән көрәштә әлеге халыклар аяусыз рәвештә тәмам кырылып бетсеннәр өчен, бу халыкларны исраилиләргә каршы сугышырга Раббы Үзе котыртты. 21Шул чорда Ешуа, сугыш сәфәренә чыгып, таулы-калкулыклы төбәкләрдә – Хебрунда, Дебирдә, Анавта, шулай ук Яһүдә һәм Исраилнең барлык таулы җирләрендә көн күрүче анакыймнарны тар-мар итте; Ешуа аларны шәһәрләре белән бергә тәмам юкка чыгарды. 22Исраилиләр яшәгән җирләрдә анакыймнар тулысынча кырылып беттеләр, алар бары тик Газада, Гәттә һәм Ашдодта гына калдылар. 23Шулай итеп, Раббы Мусага әйткәнчә, Ешуа әлеге җирләрнең бөтенесен яулап алып, Исраилнең барлык тармакларына биләмәгә бүлеп бирде. Җир, ниһаять, сугышлардан тынып калды.
Copyright information for
TatIBT15