Joshua 14
Үрдүннән көнбатыштагы җирләрне бүлгәләү
1Рухани Элгазар, Нун углы Ешуа һәм Исраил ыругларындагы нәсел башлыклары кәнганиләр илендә исраилиләргә биләмәгә менә нинди җирләр бүлеп бирде. 2Муса аша Раббы әмер иткәнчә, әлеге җирләрне алар жирәбә буенча тугыз ыругка һәм Менашше ыругының икенче яртысына бүлделәр. 3– 4Чөнки калган ике ыругка һәм Менашше ыругының бер яртысына Муса биләмә җирләрен Үрдүн аръягыннан биргән иде инде. Йосыф угыллары ике тармакка – Менашше һәм Эфраим тармагына бүленгән иде. Әмма башкалар белән беррәттән левиләргә, биләмәгә җирләр бүленмичә, төпләнеп яшәр өчен шәһәрләр һәм мал-туарларын йөртер өчен шул шәһәрләр тирәсендәге көтүлекләр генә бирелде. 5Исраилиләр биләмә җирләрен Раббы Мусага әмер иткәнчә бүлделәр.Хебрун шәһәре – Кәлебнеке
6Яһүдә ыругыннан бер төркем кеше Гилгәлгә Ешуа янына килде, һәм кыназлы Ифуннинең углы Кәлеб: – Кадыш-Барниа шәһәрендә Аллаһы колы Мусага Раббының минем вә синең хакта ниләр әйткәнен син яхшы беләсең, – диде. – 7Шушы җирләрне карап-күзәтеп кайтыр өчен, Раббы колы Муса мине Кадыш-Барниадан озатып җибәргәндә, миңа кырык яшь иде. Әйләнеп кайткач, мин аңа чын дөресен сөйләп бирдем. 8Минем белән барган сәфәрдәшләрем исә үзләренең сүзләре белән халыкны куркуга салдылар, ә мин Раббы Аллама тугры калдым. 9Шул көнне Муса миңа антлы вәгъдәсен биреп: «Аягың баскан җирләрнең һәммәсе мәңгегә синең һәм нәсел варисларыңның биләмәсе булыр, чөнки син Раббы Аллама тугры калдың», – диде. 10Шулай итеп, Раббы, вәгъдә иткәнчә, бүгенге көнгә кадәр гомеремне саклады; Раббы бу сүзләрне Мусага әйткән вакытта, исраилиләр әле чүлдә каңгырып йөри иде, һәм шул көннән соң менә кырык биш ел гомер узды. Хәзер миңа сиксән биш яшь. 11Муса юлга озаткан көндәгедәй, минем бүген дә яу кырында алышырга да, башка эшкә дә әүвәлгечә көчем җитәрлек. 12Шулай булгач, теге вакытта Раббы әйткән таулы җирләрне миңа бир; анда анакыймнар ▼▼ Анакыймнар – яһүдчә «алыплар» мәгънәсендә.
яшәвен һәм аларның шәһәрләре зур вә ныгытылган булуын ул көнне син үзең ишетеп тордың. Бәлки, Раббы мине мәрхәмәтеннән аермас, һәм мин, Раббы әйткәнчә, әлеге җирләрне яулап алырмын. 13Ифунни углы Кәлебкә үзенең фатихасын күндереп, Ешуа аңа Хебрунны биләмә итеп бирде. 14Исраилнең Раббы Алласына ихлас күңелдән тугрылык саклаган өчен, Хебрун бүгенге көндә дә кыназлы Ифунни углы Кәлебнең биләмәсе булып кала. 15Әүвәле Хебрун каласы Кыръят-Арба дип аталган (Арба – анакыймнарның иң мәшһүр кешесе иде). Шул рәвешле, сугышлар бетеп, җирдә тынычлык урнашты.
Copyright information for
TatIBT15