‏ Joshua 16

Менашше һәм Эфраим ыругларына тигән җирләр

1Йосыф угылларына жирәбәгә чыккан җирнең чиге, Үрдүн буеннан – Әрихә шәһәре турысындагы Әрихә чишмәсеннән көнчыгыштарак башланып, чүл аша тау якларына, Бәйт-Эл шәһәренә кадәр сузыла; 2аннары Лузга һәм әркиләр яшәгән Атарот шәһәренә таба юнәлә; 3шуннан соң яплитиләр җиренә таба көнбатышка, Түбән Бәйт-Хорун төбәгенә һәм Газер шәһәренә төшеп, диңгез буенда тәмамлана.

4Йосыф токымыннан булган Менашше һәм Эфраимнең нәсел варислары әнә шул җирләрне биләмәгә алды.

Эфраим токымына тигән җирләр

5Эфраим нәселенә, аның ыругындагы кабиләләргә бирелгән җирләр шушыдыр: чик сызыгы көнчыгышта Атарот-Аддар шәһәреннән башлана һәм, Югары Бәйт-Хорунга җитеп, 6диңгезгә таба китә. Төньяктагы Микметат шәһәреннән соң ул кояш чыгышына, Таанат-Шилоһка таба борыла да Яноахка таба дәвам итә; 7Яноахтан соң Атарот һәм Нагарага таба төшә, аннары Әрихә янына – Үрдүнгә килеп җитә. 8Таппуах шәһәреннән соң чик сызыгы көнбатышка таба Кане үзәне буйлап бара да диңгезгә җитеп туктый.

Эфраим ыругы нәселләренең биләмә җирләре әнә шулардыр.
9Менашше ыругының биләмә җирләреннән Эфраим угылларына әйләнә-тирәдәге авыллар белән бергә шәһәрләр дә бүлеп бирелде. 10Әмма эфраимнәр Газерда яшәүче кәнганиләрне куып чыгара алмадылар, һәм кәнганиләр әле дә, мәҗбүри хезмәт башкарып, эфраимнәр арасында яши бирәләр.

Copyright information for TatIBT15