Joshua 17
Үрдүннән көнбатышта Менашше ыругының икенче яртысына тигән җирләр
1Йосыфның беренче углы Менашшеның ыругына да жирәбә буенча җир бүленде. Менашшеның беренче углы Макирнең нәсел варисларына Гилыгад белән Башан җирләре чыкты. Макир – Гилыгадның атасы һәм батыр сугышчы иде. 2Менашше ыругындагы башка нәселләргә – Абигызер, Хилык, Асриел, Шәкем, Хепер һәм Шемидә угылларына да – биләмә җирләре бүлеп бирелде. Болар – Йосыф углы Менашшеның нәсел варислары, ир-ат затыннан булган нәсел башлыкларыдыр. 3Менашше оныгы Гилыгад тудырган Хепер углы Селупхадның ир балалары булмыйча, Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирсах исемле кызлары гына бар иде. 4Рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа һәм башлыклар янына килеп, әлеге кызлар: – Раббы Мусага ыругыбызның башка ир-атлары белән беррәттән безгә дә мирас җирләре бүлеп бирергә боерды, – диделәр. Шулай итеп, Раббы кушуы буенча, Ешуа аларга аталарының ир туганнары белән беррәттән биләмәгә җир бүлеп бирде. 5Үрдүн аръягындагы Гилыгад белән Башаннан тыш, Менашше ыругына тагын ун төбәк бүлеп бирелде, 6чөнки Менашше ыругындагы әлеге хатын-кызлар ыругдаш ир-егетләр белән беррәттән биләмә җирләренә ия булдылар. Менашше ыругының башка нәселләре Гилыгадта җир алганнар иде инде. 7Менашше угылларының биләмәсе Ашер ыругы җирләреннән Шәкем каласы янындагы Микметат шәһәренә кадәр сузыла. Шуннан чик сызыгы көньякка, Эн-Таппуахка таба борыла. 8(Әлеге Таппуах төбәге Менашше угыллары биләмәсе санала, Менашшелар җиренең чигендә урнашкан Таппуах шәһәре исә – Эфраим угылларыныкы.) 9Аннары ул көньякка, Кана елгасына таба дәвам итә. Елгадан көньяк тарафтагы шәһәрләр Эфраим ыругыныкы саналса да, әлеге шәһәрләр урнашкан җирләр Менашше ыругыныкы иде. Шуннан чик сызыгы, елгадан төньякта үтеп, диңгез ярына җитеп тәмамлана. 10Елга үзәненең көньягындагы җирләр – эфраимнәрнеке, төньягында – менашшеларныкы. Менашшелар биләмәсе диңгезгә кадәр сузыла. Аларның җирләре төньякта – Ашер, кояш чыгышында исә Исәсхәр биләмәсе белән чиктәш. 11Исәсхәр һәм Ашер җирләрендәге Бәйт-Шеан, Иблегам, Дор, Эн-Дор, Таганах вә Мегиддо калалары, аларның тирә-ягындагы авыллар, шундагы өч калкулык Менашше ыругы биләмәсе булды. 12Әмма Менашше угыллары әлеге шәһәрләрне яулап алалмады, һәм кәнганиләр шунда, үз җирләрендә яшәп калды. 13Күпмедер вакытлар үтеп, көч-куәт җыйганнан соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр итте, ләкин җирләшкән урыннарыннан тулысынча куып чыгара алмады.Эфраим һәм Менашше ыругларының канәгатьсезлек күрсәтүе
14Бервакыт Йосыф угыллары Ешуага: – Ни өчен син безгә биләмәгә бер генә өлеш җир, бер генә төбәк бирдең? Без бит Раббы фатихасы белән ишәйгән күп санлы ыруг, – диде. 15– Әгәр сезнең ыруг шулай күп санлы һәм сезгә Эфраим тауларында кысан икән, – дип җавап бирде аларга Ешуа, – фәризиләр, рефаимнәр илендәге урманны төпләп, үзегезгә җир булдырыгыз. 16Йосыф угыллары аңа: – Таулы урыннардагы җирләр безгә җитәрлек түгел, ә үзәнлектә – Бәйт-Шеанда һәм аның тирә-ягындагы авылларда, шулай ук Изрегыл үзәнендә яшәүче кәнганиләрдә тимер сугыш арбалары бар бит! – диде. 17Әмма Йосыф токымына – Эфраим һәм Менашше ыругларына – Ешуа болай дип җавап кайтарды: – Сез, дөрестән дә, күп санлы, көчле кавем, һәм сезнең биләмә җирләрегез бер генә өлеш булмаска тиеш; 18әлеге урманлы-таулы җирләр сезнеке булыр, сез ул урманны төпләрсез, һәм шул җирләр буеннан-буена сезнекенә әйләнер. Әйе, кәнганиләр көчле, аларның тимер сугыш арбалары бар, тик шулай да сез аларны җирләшкән урыннарыннан куып җибәрерсез!
Copyright information for
TatIBT15