‏ Joshua 22

Үрдүннән көнчыгышта җир алган ыругларның үз җирләренә әйләнеп кайтуы

1Шуннан соң Ешуа, үз янына Рубин, Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны чакыртып алып:

2– Сез Раббы колы Муса кушканнарның һәммәсен башкарып чыктыгыз, минем боерыкларымны да төгәл үтәдегез, – диде. – 3Озак вакытлар дәвамында, бүгенге көнгә кадәр, сез кардәшләрегезне ташламадыгыз, Раббы Аллагыз әмерләрен җиренә җиткереп үтәдегез. 4Инде хәзер Раббы колы Муса сезгә Үрдүн аръягыннан бүлеп биргән биләмә җирләрегезгә – үз өегезгә кайта аласыз, чөнки Раббы Аллагыз, Үзенең антлы вәгъдәсен үтәп, сезнең кардәшләрегезгә тыныч-имин тормыш насыйп итте. 5Тик сез Раббы колы Муса васыять итеп калдырган канун-боерыкларны төгәл үтәргә тырышыгыз. Сез Раббы Аллагызны яратырга, Аның юлыннан тайпылмаска, әмерләрен үтәргә, Аңа багланып, ихлас йөрәктән, бөтен күңелегез белән табынырга тиешсез.

6Шуннан Ешуа, үзенең фатихасын күндереп, аларны өйләренә кайтарып җибәрде, һәм алар китеп бардылар. 7(Менашше ыругының беренче яртысына Муса биләмә җирләрен Башан төбәгеннән, ә ыругның икенче яртысына Ешуа башка Исраил ыруглары янәшәсеннән – Үрдүннән көнбатышта бирде.) Фатихалап, өйләренә озатканда, Ешуа аларга:

8– Сез өйләрегезгә зур байлык туплап кайтасыз, хәзер сезнең мал-туарыгыз, алтын-көмешегез, бакыр вә тимерегез, кием-салымыгыз күп; дошманнардан тартып алган ганимәт малыннан туганнарыгызга да өлеш чыгарыгыз, – диде.

9Рубин һәм Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар, башка исраилиләрдән аерылып, Кәнган җирендәге Шилоһ шәһәреннән Гилыгадка – Раббы кушуы буенча, Муса бүлеп биргән биләмә җирләренә кайтырга кузгалдылар.

Үрдүн елгасы буендагы мәзбәх

10Кәнган җирендәге Гелилотка җиткәч, Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар шунда, Үрдүн буенда, зур итеп мәзбәх төзеделәр. 11«Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар Кәнган җирендәге Гелилотта, Үрдүннең көнбатыш ярында, мәзбәх төзегән» дигән хәбәр башка исраилиләргә килеп ирешкәч, 12бөтен Исраил халкы аларга каршы сугыш ачу нияте белән Шилоһка җыелды. 13Әмма әүвәл алар Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар яшәгән Гилыгад җиренә Элгазар углы рухани Пинхәсне юлладылар. 14Аның белән бергә һәр Исраил ыругыннан берәр кеше исәбеннән, ун җәмәгать башлыгы да юлга кузгалды. Исраилнең һәр ыругыннан вәкил булып барган әлеге кешеләрнең һәммәсе нәсел башлыгы иде. 15Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар янына Гилыгадка килгәч, бу вәкилләр аларга:

16– Раббының бар халкы: «Ни өчен сез Исраил Алласына хыянәт иттегез?! Ни өчен Раббы юлыннан читкә тайпылдыгыз?! Әлеге мәзбәхне төзеп, сез Раббыга каршы баш күтәрдегез! – ди. – 17Пигурдагы
Карагыз: «Саннар», 25:1-9.
хыянәт сезгә аз кебек тоелдымы?! Раббының бар халкын афәткә салган шул гөнаһтан әлегәчә арына алганыбыз юк.
18Сез Раббыны инкяр иттегез! Бүген Раббыга каршы чыксагыз, иртәгә Аның ярсуы бөтен Исраил халкына кузгалачак. 19Әгәр сезгә биләмәгә бирелгән җирләр гыйбадәт кылу өчен ару-пакь кебек тоелмаса, Раббы биләмәсенә – Аның чатыры урнашкан җиргә күчеп килеп, безнең арада яшәгез. Ләкин Раббы Аллабыз хөрмәтенә төзелгән мәзбәхтән тыш өстәмә мәзбәх корып, Раббыга каршы чыкмагыз һәм безне дә үзегезнең тарафдарыгыз итмәгез. 20Зерах углы Ахан Аллаһыга багышланган әйбергә нәфесен сузгач, Раббының ярсуы бөтен Исраил халкына төшмәдемени?! Аханның гөнаһы өчен гомере белән бер ул гына хушлашмады бит».

21Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар Исраилнең нәсел башлыкларына болай дип җавап кайтарды:

22– И Аллалар Алласы Раббы! И Аллалар Алласы Раббы! Эшнең нәрсәдә икәнен Ул беләдер, инде исраилиләр дә белсен. Әгәр без, Раббыга каршы чыгып, Аңардан ваз кичкәнбез икән, бүген Ул безне аямасын! 23Әгәр без, Раббыдан йөз чөереп, әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаннары, икмәк корбаннары һәм татулык корбаннары китерү өчен төзегән булсак, безгә җәзаны Раббы Үзе бирсен! 24 25Киләчәктә сезнең нәсел варислары безнекеләргә: «Әй Рубин вә Гәд угыллары, Раббы Үрдүнне сезнең белән безнең арада чик итеп билгеләде, исраилиләр Алласында сезнең катнашыгыз юк! Раббы – сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтүдән курыктык без, шуңа төзедек. Андый очракта бит сезнең нәсел варислары гаебе белән безнекеләр Раббыны танымый башлар! 26Шуңа күрә без әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаны һәм башка төрле корбаннар китерү өчен түгел, 27ә бәлки сезнең белән безнең арада һәм балаларыбыз арасында шаһит булып торсын өчен – безнең дә тулаем яндыру корбаннары, татулык корбаннары вә башка төр бүләкләр белән Раббы чатыры алдында хезмәт күрсәтергә хакыбыз барлыгын расласын өчен төзедек. Әнә шул чагында сезнең нәсел варисларыгыз безнекеләргә: «Раббы сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтә алмаячак. 28Без болай хәл кылдык: әгәр киләчәктә безнең белән сезнең йә булмаса нәсел варисларыбыз арасында шундый сүз кузгалса, без: «Тулаем яндыру корбаннары яки башка төр корбаннар өчен түгел, ә бәлки сезнең белән безнең арада шаһит булып торсын өчен ата-бабаларыбыз Раббы мәзбәхенә охшатып төзегән әлеге корылмага күз салыгыз», – дип әйтербез. 29Раббыга каршы чыгасыбыз һәм Раббыдан ваз кичәсебез юк безнең – тулаем яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм башка төр корбаннар китерү өчен Раббы Аллабыз чатыры каршында торган мәзбәхтән тыш мәзбәх төзисебез юк!

30Рубин, Гәд һәм Менашше угылларының әлеге җавабы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыкларының, ягъни Исраил нәселбашларының күңеленә хуш килде. 31Элгазар углы рухани Пинхәс шунда Рубин, Гәд һәм Менашше угылларына:

– Бүген без шуны белдек: Раббы безнең арада, һәм сез Раббы каршында җинаять эш кылмадыгыз; димәк ки, Раббы Исраил угылларын җәзага тартмаячак, – диде.

32Гилыгад җирендә яшәүче Рубин һәм Гәд ыруглары белән хушлашканнан соң, Элгазар углы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыклары, исраилиләр янына Кәнганга кайтып, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирделәр. 33Исраил угыллары бу хәбәргә сөенделәр һәм, Аллаһыга мактау-шөкерләр яудырып, Рубин һәм Гәд ыругларына каршы яу чабу, аларның илләрен туздыру ниятеннән кире кайттылар.

34Рубин һәм Гәд угыллары, әлеге мәзбәхкә исем биреп: «Раббы – безнең Аллабыз. Әлеге мәзбәх сезнең өчен дә, безнең өчен дә шуны раслаучы шаһиттыр», – диделәр.

Copyright information for TatIBT15